Биектау тимер юл станциясеннән 12 км ераклыкта урнашкан була.

1930 елдан – Казан районы Кадышево авыл советы, 1938 елдан – Юдино районы, 1958 елдан – Биектау районы, 1963 елдан – Яшел Үзән районы, 1965 елдан – Биектау районы Борисоглебское авыл советы, 1998 елдан Казан шәһәре Авиатөзелеш районы составында.

Халык саны – 939 кеше (1930 ел, руслар), 833 кеше (1938 ел), 551 кеше (1949 ел), 798 кеше (1956 ел), 821 кеше (1958 ел), 1130 кеше (1970 ел), 1734 кеше (1989 ел), 1610 кеше (2002 ел, руслар – 837 кеше, татарлар – 773 кеше).