ТР территориясендә гади яз гөмбәсе (P. ostreatus), көзге яз гөмбәсе (P. salignus) киң таралган.

Зур төркемнәр хасил итәләр.

Үзагачта, майдан көзге суыкларга кадәр үсәләр. Эшләпәсе юка читле, кабарынкы, яшь гөмбәләрнең эшләпә чите аска таба бөгелеп тора, диаметры 5–12 см, соргылт-сары, коңгырт яки кара коңгырт төстә. Пластинкасы сабына таба кими барган кебек, ак яки саргылт. Споралы порошогы ак. Аягы кыска (озынлыгы 4 см га кадәр), цилиндрсыман (юанлыгы 2 см га кадәр), төбендә аз гына төкчәле; кайвакыт аягы юк һәм үрчү өлеше субстратка яны белән берегә. Йомшагы ак, көпшәк, хуш исле.

Ашарга яраклы. Яңа җыйган, тозланган һәм маринадланган килеш кулланыла.

ТРда «Весенний», «Майский» теплица комбинатларында үстерәләр.