- РУС
- ТАТ
1878–1879 елларда социаль-икътисади, милли изүне көчәйтүгә каршы Казан губернасының Казан, Мамадыш, Спас, Тәтеш һәм Чистай өязләрендәге крәстияннәр чыгышлары
1878 елның октябрендә Казан губернасының крәстиян эшләре кабулханәсе тарафыннан нәшер ителгән халык җыемнары һәм йөкләмәләре турындагы инструкцияне халыкка җиткерү сәбәп була. Инструкциядә янгынга каршы көрәш һәм җиһазлары белән янгын сарайлары оештыру, корылмаларны мәҗбүри рәвештә иминиятләштерүгә һәм урядниклар, стражниклар, писарьлар, старшиналар тотуга җыемнар, «Илаһи канун» укытуны кертү, нинди диндә булуларына карамастан, һәр авыл җәмәгатенең чиркәүләрне һәм чиркәү-приход мәктәпләрен үз хисапларына тотарга тиешлеге карала. Татарлар инструкцияне көчләп христианлаштыруның яңа этабы буларак кабул итә.
Мораса волостеның Иске Үргәгар һәм Татар Мулла иле, Спас өязе Полянка волостеның Зур, Урта һәм Түбән Тигәнәле, Лягушкино, Мордва Болагы һәм Тигән-Бүләк авыллары крәстияннәре хакимияткә көчле каршылык күрсәтә. Күтәрелгән крәстияннәрне Ш.Габделхәкимов, Х.Миндубаев, Г.Манюров, А.Сәйфетдинов, М.Габделхәкимов, А.Хөсәенов, Х.Исхаков һ.б. җитәкли. Крәстияннәр үз корылмаларын иминиятләштерүдән, янгын сарайларын тәэмин итүдән, башка йөкләмәләрне үтәүдән баш тарталар, җирле хакимият вәкилләрен авылларга кертмиләр, авыл старосталарының мөһерләрен тартып алалар, аларга җирле хакимиятләрнең күрсәтмәләрен кабул итүне тыялар, ә кайбер авылларда авыл старосталарын алыштыралар.
Крәстияннәр хәрәкәте 1878 елның ноябрь ахырында Казан өязендә аеруча киң колач җәя. Чуалышларда 40 тан артык авыл катнаша. Инструкцияне аңлап кайтырга Олы Мәңгәр волосте крәстияннәре вәкилләрен волость идарәсенә, өяз исправнигына һәм губернаторга җибәрәләр. Хакимиятләрнең крәстияннәрне тынычландыру омтылышлары уңышсыз була. 26 ноябрьдә 12 авылның ирләре Олы Мәңгәрдә урнашкан волость идарәсенә килә. Икенче көнне, бу авылларның старосталарын вазифаларыннан азат итеп, алар урынына үз кешеләрен билгеләп, волостьның яңа старшинасын һәм писарен сайлыйлар. 28–29 ноябрьдә Олы Әтнә һәм Мәмсә волостьлары крәстияннәре, волость үзәкләрендә җыелып, урындагы кешеләрне кыйныйлар, канцелярияне тузгыталар (Олы Әтнә волосте), волость идарәчеләрен һәм старостасын яңадан сайлыйлар. Крәстияннәр кузгалышы шулай ук Казан өязенең Арча, Балтач һәм Яңа Кишет волостьларында да була.
1878 елның ноябрь–декабрендә Чистай өязенең Биләр, Красный Яр, Красныр, Мөслим волостьларына җәелә. Мамадыш һәм өлешчә Тәтеш өязләре крәстияннәре дәүләт йөкләмәләрен үтәүдән баш тарталар, вазифалы затларны урыннарыннан алалар. Кузгалышлар булган районнарга хакимиятләр хәрби частьлар җибәрә. Казан өязендәге крәстияннәр кузгалышы декабрь башында килеп җиткән губернатор Н.Я.Скарятин җитәкчелегендәге солдатлар батальоны тарафыннан аяусыз бастырыла. Олы Мәңгәр волостенда – 800 гә кадәр, Олы Әтнәдә – 400 гә кадәр, Мәмсәдә 800 гә кадәр кеше тән җәзасына дучар ителә. Мәмсә авылының 3 крәстияне – каторга эшләренә, 4 се – Себергә, 2 се арестант роталарына хөкем ителә.
1879 елда Казан губернасында крәстияннәр кузгалышы кабатлана: гыйнварда Мамадыш өязе Көек авылы крәстияннәре күтәрелә (крәстияннәрнең салым җыючы сайлау турындагы карарын волость идарәсенең татар теленнән рус теленә күчерү таләбе сәбәп була); 1879 елның февралендә Спас өязе Түбән Үргәгар крәстияннәре полиция һәм янгынга каршы старосталар сайлаудан баш тарталар. Спас өязе Тигәнәле авылы крәстияннәре дә хакимиятләргә каршылык күрсәтүне дәвам итә, ел буе крәстияннәр үзидарәсе хөкем сөрә. Крәстияннәр авылга хакимият вәкилләрен кертмиләр, боерыкларын үтәмиләр, салымнар түләүне туктаталар. Аларга Спас өязенең Зур, Урта, Түбән Тигәнәле, Гаделша авыллары крәстияннәре дә иярә. Крәстияннәр кузгалышы Казан губернасының башка өязләрендә дә күзәтелә.
1880 еллар башында чуалышлар аяусыз рәвештә бастырыла.
Смыков Ю.И. Крестьяне Среднего Поволжья в борьбе за землю и волю. Казань, 1973.
Автор – И.Р.Вәлиуллин
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.