- РУС
- ТАТ
Татарстанның Минзәлә районындагы авыл. Минзәлә шәһәреннән 26 км көньяк-көнбатыштарак, Минзәлә елгасы буенда урнашкан
1716 елдан мәгълүм.
XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук амбарлар, терлек абзарлары һәм башка корылмалар төзү өчен таш чыгару кәсепчелеге тарала.
1870 елда Игәнә һәм Минзәлә елгалары кушылдыгында сәүдәгәр Сәет Батталов су тегермәне төзи, ул 1966 елга кадәр эшли (өлешчә сакланган).
XX йөз башында авылда почта станциясе, мәчет (1937 елга кадәр), мәктәп була.
Авыл җәмәгатенең имана җире 1611 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Уфа губернасының Минзәлә өязе Бишенде‑Останково волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан Чаллы кантонында.
1930 елның 10 августыннан – Минзәлә, 1935 елның 10 февраленнән – Ворошилов, 1957 елның 29 ноябреннән – Яңа Юл, 1959 елның 12 октябреннән Минзәлә районында.
Хәзер Наратлы Кичү авыл җирлеге үзәге.
1929 елда авылда “Кызыл почмак” колхозы оештырыла, 1958 елда “Кызыл таң” һәм “Победа” колхозлары белән Мичурин исемендәге колхозга берләштерелә. 2006 елдан “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте составында.
Халкы крәстиян-фермер хуҗалыкларында, “Минзәлә таңнары” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.
1917 елда авылда беренче баскыч мәктәп ачыла, 1938 елда – җидееллык (1966 елда яңа бина төзелә), 1985 елда – урта, 2007 елда башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә (2017 елда ябыла).
2015 елда күп функцияле үзәк төзелә, балалар бакчасы (1957 елдан, 2010 елдан мәктәп бинасында), мәдәният йорты (1960 елда яңа бина төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1993 елдан) бар.
Мәдәният йорты каршында “Рәйхан” вокаль фольклор ансамбле эшли.
Авыл тирәсендә археология истәлеге табыла: Наратлы Кичү туктаулыгы (буралы курган культурасы).
Р.Д.Шәрәфиева (1966 елда туган) – җырчы, ТРның атказанган һәм халык артисты.
1795 елда – 162,
1858 елда – 410,
1870 елда – 462,
1884 елда – 584,
1906 елда – 903,
1920 елда – 1078,
1926 елда – 695,
1938 елда – 784,
1949 елда – 430,
1958 елда – 342,
1970 елда – 471,
1979 елда – 356,
1989 елда – 314,
2002 елда – 329,
2010 елда – 327,
2017 елда – 324 кеше (татарлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.