Эчтәлек

Чистай районының Данауровка авылы янында урнашкан.

Җүкәтау комплексының истәлекләре К.С.Милькович, И.А.Износков, Н.А.Толмачёв, П.А.Пономарёв, А.С.Башкиров, Н.Ф.Калинин, Ф.Ш.Хуҗин һәм башкалар тарафыннан тикшерелә.

Җүкәтау шәһәрлеген, X йөзгә – XIII йөз башына караган Данауровка һәм Крутая Гора авыллыкларын, кабер ташлары сакланган мөселман зиратын үз эченә ала.

Шәһәрлек 6 га чамасы мәйдан били, ул 3 рәт ур һәм 2 рәт чокыр белән ныгытылган. Торак һәм хуҗалык корылмалары калдыклары, шул исәптән тимер һәм бакыр эшкәртү, чүлмәк ясау остаханәләре, хуҗалыкта файдаланылган чокырлар һәм башкалар табылган.

Цилиндр рәвешле һәм җәенке авызлы, чиратлашкан дулкыннар сыман бизәкләр төшерелгән озынча муенлы һәм касә формасындагы балчык савыт-саба, сугыш һәм эш кораллары, керәч һәм пыяла предметлар, шулай ук көмеш һәм алтын бизәнү әйберләре калдыклары табылган.

Әдәбият

Артемьев А. Древний болгарский город Жукотин // Журн. М-ва внутр. дел. 1851. № 1, ч.32;

Хлебникова Т.А. К истории Жукотина (Джукетау) домонгольской поры (по работам 1970–1972 гг.) // Сов. археология. 1975. № 1;

Набиуллин Н.Г. Раскопки в ремесленном районе Джукетау // Проблемы древней и средневековой археологии Волго-Камья. Казань, 1999.