ТР территориясендә Арча, Саба һәм Кызыл Йолдыз урманчылыгы урманнарында очрый. Ерткычлар отрядында иң зур хайван.

Ата көрән аюның озынлыгы 2 м га якын, биеклеге җилкә калкымында 1 м тирәсе, авырлыгы 200–300 кг. Ана аю гәүдәгә кечкенәрәк. Башы зур, кыска танаулы, кечкенә күзле. Колаклары зур түгел, йөнтәс. Койрыгы бик кыска, мех астында бөтенләй күренми. Аяклары биек түгел, бөтен табанына басып йөри, бармакларында — нык бөгелгән зур тырнаклар. Мехы озын, куе, тупас, җәен кышкысына караганда кыскарак һәм сирәк. Көрән яки коңгырт төстә; яшь затларның җилкәсендә һәм күкрәгендә ак «муенчагы» бар, гадәттә, олыгаю белән ул бетә. Кышны көрән аю өндә үткәрә. Җенси активлык вакыты җәен була, буазлык чоры 7 айга якын, гыйнвар–февральдә шәрә һәм көчсез, 500–600 г авырлыктагы 1–2 бала китерә. Үзенең май катламы хисабына ана аю өч ай дәвамында аларны имезә, үзе бу вакытта тукланмый. Балалар ана аю карамагында бер елга якын була һәм аның белән бер үк өндә кышларга мөмкин. Җенси җитлегү — яшәешенең 3 нче елында. Көрән аю 30–40 ел яши. Башлыча, үсемлек азыклары (имән чикләвеге, чикләвек, җиләк, бүлбе, үсемлекнең яшел сусыл өлешләре), шулай ук бөҗәкләр (кырмыскалар, бал кортлары, аларның личинкалары һәм курчаклары), вак җәнлекләр белән туклана; бал ярата.

ТРның Кызыл китабына кертелгән.