Тарихы

1646 елдан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Түбән Казаклар исеме белән дә искә алына.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук утын кисү, тире-күн эшкәртү һәм тегүчелек тарала.

XX йөз башында бер сыйныфлы ике бүлекле изге Гурий борадәрлеге мәктәбе (1875 елда ачыла, үз бинасында һәм яллы фатирда урнаша, 1911 елда 48 ир бала һәм 20 кыз бала укый), кирпеч һәм май заводлары, ярма яргыч, тимерче алачыгы, мануфактура товарлары һәм 5 вак-төякләр кибетләре эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 672 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Балык Бистәсе, 1935 елның 10 февраленнән – Кызыл Йолдыз, 1959 елның 26 мартыннан – Балык Бистәсе, 1963 елның 1 февраленнән – Мамадыш, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Балык Бистәсе районында.

Хәзер – Казак Чаллысы авыл җирлеге үзәге.  

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Победа» колхозы оештырыла. 1950 елдан авылда – Каганович исемендәге, 1958 елдан – берләштерелгән «Победа» (авылда үзәк утар урнаша; хуҗалык кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә) колхозлары, 1996–2006 елларда шул ук исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативы эшли.

Халкы башлыча «Кулон Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятедә (Яңавыл авылы) һәм башка торак пунктларда эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2015 елга кадәр урта мәктәп эшләп килә (башлангыч мәктәп буларак ачыла, 1979 елда – сигезьеллык, 1991 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә).

Мәдәният йорты (бинасы 1987 елда төзелә), китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, Ходай бәндәсе Алексий чиркәве (2013 елдан), зират кәшәнәсе (2005 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Нур» фольклор ансамбле эшли (2012 елдан, 2017 елдан – халык ансамбле; нигезләүчесе – М.Н.Антонова).

Күренекле кешеләре

Р.А.Вәлиева (1954 елда туган) – педагог, педагогия фәннәре докторы, профессор, ТРның атказанган фән эшлеклесе;

Н.А.Александров (1882–?) – педагог, РСФСРның атказанган укытучысы;

О.Ф.Фазылҗанов (1968 елда туган) – драма актеры, ТРның атказанган артисты.

Халык саны

1782 елда – 45 ир-ат;
1859 елда – 339,
1897 елда – 673,
1908 елда – 837,
1920 елда – 725,
1926 елда – 729,
1938 елда – 722,
1949 елда – 564,
1958 елда – 451,
1970 елда – 433,
1989 елда – 336,
2002 елда – 292,
2010 елда – 237,
2020 елда – 197 кеше (керәшен татарлар).