Авылга 1931 елда нигез салына.

Административ-территориаль буйсынуы

Нигез салынган көннән – Азнакай, 1963 елның 1 февраленнән – Әлмәт, 1965 елның 12 гыйнварыннан Азнакай районнарында.

Хәзер Илбәк авыл җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Ирекле» колхозы оештырыла, 1958 елда Куйбышев исемендәге колхоз (Илбәк авылы), 1960 елда «Октябрьнең 40 еллыгы» колхозы (Мәсгут авылы) составына керә.

1979 елда Илбәк, Тархан авыллары, Тырыш поселогы белән бергә мөстәкыйль «Янтарь» совхозы булып бүленеп чыга. 1997 елдан «Янтарь» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Халык саны

1938 елда – 183,
1949 елда. – 168,
1958 елда – 132,
1970 елда – 139,
1979 елда – 114,
1989 елда – 43,
2002 елда – 24,
2010 елда – 19,
2015 елда – 16 кеше (татарлар).