Кеше һәм күп кенә җылы канлы хайван төрләренең эктопаразиты. Киң таралган.

Гәүдәсе озынча түгәрәк, нык яссы, 4,5 тән 8,4 мм га кадәр озынлыкта (җенесе һәм кан белән туенганлыгына нисбәтле), төсе саргылттан кызгылт-көрәнгә кадәр. Авыз аппараты чәнчеп суыручы типта, түше ягына бөгелеп тора. Ятак кандаласы үсеше өчен тулы булмаган метаморфоза хас. Аталанган ана бөҗәк тәүлегенә 1 дән 12 гә, бөтен тереклек итү чорында (1–1,5 ел) — 250 дән 500 гә кадәр күкәй сала. 10–15 көннән соң (температурага бәйле рәвештә) алардан чыккан личинкалар 5 тапкыр кабык алыштыралар, алар өчен кабык салган саен кан белән туену мөһим. Күкәйдән олы затка кадәр үсеш 1 дән 4 айга кадәр дәвам итәргә мөмкин. Олы затлар 24–48 сәгать саен туена, әмма бер ай (0 °C та бер елга кадәр) ач торырга да мөмкиннәр. Температура 15 °C тан түбән булганда актив түгел. 45 °C та кандаланың күкәй һәм личинкалары берничә минут эчендә үлә.

Ятак кандаласы — түләрәмә, кайтма тиф һәм башка йогышлы авыруларны йоктыручылар.