Биографиясе

1933 елның 1 мае, Октябрь районы Түбән Чаллы авылы – 2001 елның 27 октябре, Казан.

Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң (1958 ел), Химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында эшли (1958–1979, 1981–1996 елларда лаборатория, бүлек башлыгы; 1984 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр).

1979–1981 елларда һәм 1997 елдан Казан технология университетында.

Дәүләт бүләге махсус җитештерү технологияләрен, җиһазларын эшләгән өчен бирелә.

Уйлап табуга 70 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Выпускники – гордость технологического университета. КХТИ-КГТУ (1931–2000): Краткий биогр. справ. Казань, 2000.