- РУС
- ТАТ
химик-органик, химия фәннәре докторы (1976), профессор (1979), РФнең атказанган фән эшлеклесе (1995), ТАССРның атказанган химигы (1985)
1936 елның 10 гыйнварында Украина ССРның Житомир өлкәсе Любарск районы Борушковцы авылында туа.
1959 елда Казан химия-технология институтын (хәзер Казан технология университеты) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли, органик химия кафедрасы мөдире (1980 елдан). 2001 елдан Россия химия-технология университетында (Мәскәү).
Хезмәтләре органик, фосфорорганик һәм биологик актив кушылмалар химиясенә карый.
Москва карбониллы фосфорорганик кушылмалар һәм аларның чыгарылмалары химиясе буенча фәнни юнәлеш булдыра. Турыдан-туры һәм читләтеп фосфориллауның яңа реакцияләрен, фосфор атомына ябык формиль төркем кертү алымнарын ача. Алышынган винилфосфонатлар синтезлау ысулларын, шулай ук кислород, азот һәм күкерт кергән гетероцикллар синтезының яңа юлларын тәкъдим итә.
Уйлап табуга 52 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Медальләр, «РФнең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре» билгесе белән бүләкләнә.
Фосфорилированные альдегиды // Успехи химии. 1973. Т. 42, № 7 (автордаш);
Фосфорорганические соединения в реакциях с хинонами // Успехи химии. 1987. Т. 56, № 11 (автордаш);
Циклические моно- и дифосфазены // Успехи химии. 1990. Т. 59, № 6 (автордаш).
Профессора, доктора наук. Политехнический институт — КХТИ — КГТУ (1919–2000): Краткий биогр. справ. К., 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.