Эчтәлек

1797 елның 5 апрелендәге «Император фамилиясе турында нигезләмә» буенча Казан удел экспедициясе буларак оештырыла, 1808 елның15 маенда кабул ителгән Уделлар департаменты кагыйдәләре белән Казан уделлар конторасы итеп, император Александр III нең 1892 ел 26 декабрь Фәрманы белән Патша гаиләсе биләмәләренең Казан округы дип үзгәртелә.

Округ идарәсе патша гаиләсе биләмәләре белән һәм 1863 елга кадәр патша гаиләсе (удел) крәстияннәре белән җитәкчелек итә, крәстияннәргә җир һәм урман участокларын арендага биреп тору һәм сату юлы белән табыш алу, югары нәтиҗәлелеккә ирешүче хуҗалыкларны үстерү белән шөгыльләнә.

Патша гаиләсе биләмәләренең Казан округының идарә составына башлык, канцелярия мөдире, ревизорлар, эш башкаручылар, контролёрлар, мәхкәмә эшләре буенча уполномоченный, сызым бүлмәсе мөдире, лесничийлар, җир үлчәүчеләр (барлыгы 60 тан артык кеше, 1917) керә. Канцелярия оброк, җир үлчәү, урман, мәхкәмә, инспектор, сызым, өлкән лесничий, бухгалтерия эшләрен алып бара.

Уделлар департаментына, 1892 елдан Россия Император сарае министрлыгының Уделлар баш идарәсенә буйсына.

Патша гаиләсе биләмәләренең Казан округы Россия Игенчелек һәм дәүләт милке министрлыгының вакытлы урман бүлегенең 1917 ел 12 июль һәм 10 август күрсәтмәләре, Эшче, солдат һәм крәстиян депутатларының Казан губерна Советы башкарма комитетының 1917 ел 23 декабрь карары нигезендә бетерелә; 1918 елның 1 гыйнварыннан яшәүдән туктый.

Чыганаклар

Полное собрание законов Российской империи. Собр. 1. СПб., 1830. Т. 24. № 17906; Т. 30. № 23020; Собр. 3. СПб., 1895. Т. 12. № 9197.

Автор – Е.Б.Долгов