- РУС
- ТАТ
(латинлаштырылган исеме – Авиценна), Әбү Гали әл-Хөсәен бине Габдулла бине Сина, Әбүгалисина, философ, Көнчыгыш аристотелизм вәкиле, табиб
980 ел тирәсе, Бохара шәһәре янындагы Афшана авылы – 1037 елның 18 июне, Хамадан шәһәре, Көнбатыш Иран.
985–996 елларда Бохарадагы башлангыч мәктәпләрнең берсендә укый; соңрак өендә белем ала – математика, физика, логика, астрономия, философия һ.б. фәннәрне өйрәнә.
10 яшендә Коръәнне яттан белә.
1002 елда эре галимнәр даирәсен берләштергән «Мамум Академиясе» урнашкан Гургәнч (хәзерге Үргәнеч) шәһәренә күчеп китә. Солтан М.Газнәвигә хезмәт итүдән баш тартканнан соң (1008), җәберләүләргә дучар була, Хорасанда һәм Табарстанда ил гизеп йөри.
1015–1024 елларда Хамаданда яши. Төрле ил хакимнәрендә табиб һәм вәзир вазифаларын башкара.
Борынгы грек философы Платон һәм гарәп галиме әл-Фараби хезмәтләрендә чагылыш тапкан неоплатончылык белән бәйләп, Көнчыгыш аристотелизм принципларын эшли. Үзенең төп хезмәтләрендә («Савыктыру китабы», «Күрсәтмәләр һәм үгетләүләр китабы», «Белемнәр китабы») Ибне Сина дөнья вакытка бәйле рәвештә барлыкка килгән дигән фикерне кире кага, дөнья Аллаһның вакытка бәйсез эманациясе ул, бу эманациядән иерархик тәртиптә аңнар, җаннар һәм тәннәр барлыкка килгән, дип аңлата. Политеизм белән килешкән неоплатончылардан аермалы буларак, ул – катгый монотеист, әмма шулай да сөнни дин белгечләре аны бидгатьчелектә (мәсәлән, дөньяның яратылмавына ышану дөньяның барлыкка китерелүе турындагы тезиска каршы килә) гаеплиләр. Ибне Сина әл-Газалинең «Философларны инкарь итү» хезмәтендә кискен тәнкыйть ителә. Ул шулай ук «Тыйб гыйльме кануннары» энциклопедиясе авторы буларак (кит. 1–5, Ташкент, 1954–60), әлеге хезмәтендә медицинаның теоретик нигезләрен бәян итә, төрле авыруларның төгәл һәм тулы клиник билгеләрен тасвирлый.
XII–XVII йөзләрдә Европа илләрендә табибләрне әлеге китап буенча әзерлиләр. Ибне Синаның гарәп һәм фарсы телләрендә язылган аз санлы шигырьләре сакланган. Аристотельнең «Поэтика»сын шәрехләп, ул үзен әдәбият теоретигы итеп тә таныта. Классик фарсы әдәбиятын формалаштыруга зур йогынты ясый. Ибне Синаның гыйльми хезмәтләре бөтен дөньяда популярлык казана, татарлар арасында да киң тарала.
Четверостишие // Литературный Таджикистан. Душ., 1953. Кн. 5;
Данишнаме. Душ., 1957;
О душе // Избранные произведения мыслителей стран Ближнего и Среднего Востока IX–XIV вв. М., 1961;
Математические главы «Книги знания». Душ., 1967;
Избранные философские произведения. М., 1980;
Лирика. М.-СПб., 2001.
Сагдеев А.В. Ибн-Сина (Авиценна). М., 1980;
Игнатенко А.А. В поисках счастья. М., 1989;
Болтнев М.Н. Абу Али ибн Сина – великий мыслитель, учёный-энциклопедист средневекового Востока. М., 2002;
Corbin H. Avicenne et recit visionnaire: Etude sur le cycle des recits avicenniens. P., 1979.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.