Милләтчелек кешеләрнең теге яки бу милләткә нисбәтлелеге турындагы карашлар җыелмасына, милли факторны хакимияткә дәгъва кылуда төп дәлил сыйфатында алга куюга нигезләнә. Милләтчелек идеологияләренең шовинистик, экстре­мистик, агрессив юнәлешләрдән алып (сугыш һәм басып алу юлы белән илләр һәм халыкларны коллыкка төшерү, милли җәберләү, расачылык, «этник чистарту», башка халыкларны күралмау, үзенең этник җәмгыятен башка милләтләрдән өстен кую һ.б.) либераль-реформачы агымга кадәрге киң спектры яши.

Милләтчелек төрләре

Сәяси планда милләтчелекне 2 төргә: бөек державачыл шовинизм һәм аз санлы халыкларның чиктән ашкан милләтчелегенә бүлеп карыйлар. Милләтчелек идеологлары еш кына башка милләт һәм халык вәкилләренә карата дошманлык һәм күралмау хисе тоюдан ерак торалар, ә бәлки сәяси бәйсезлеккә омтылуларын игълан итәләр, үз халыкларының мул, иркен тормышта яшәүләрен кайгыртуны беренче чираттыгы эш дип карыйлар.

Милләтчелекнең барлыкка килүе

Милләтчелек XVII йөз ахырында барлыкка килә һәм этник яки тел бердәмлеге нигезендә дәүләт төзү идеясен монархка, хуҗага, дингә феодалларча бирелгәнлеккә каршы куя. Әлеге идеологиянең алга таба таралуы милли азатлык хәрәкәтенә нык бәйле була. Элек Англиядә, аннары (XVIII йөз ахырында) Америка һәм Франция дәүләтләренең сәяси төзелешләрендә гомумхалык казанышы дип кабул ителгән шактый зур үзгәрешләр була. Бу милләтләрнең һәркайсы үзен азатлык идеясен иң хак йөртүче, беренчел чыганак һәм милли үзбилгеләнешләрендә хәзергә кадәр мөһим элемент дип саный. Бу җәһәттән милләтчелек либеральлек карашлары үсешендә мөһим роль уйный. Әгәр XVIII йөз ахырында ил халкының холкына хас социомәдәни һәм сәяси бердәмлегенә басым ясалса, XIX йөздә исә этник милләтчелек тәэсире көчәя. Аның тарафдарлары милли бердәмлек гомум этник килеп чыгуга нигезләнә, һәм башка этнос вәкилләре әлеге мәдәниятнең төп вәкилләре була алмый дип саный. Вакытлар узу белән әлеге агым ксенофобия һәм расачылыкның күп элементларын үз эченә ала. XX йөз башында этник бериш милләт базасында дәүләт төзү идеясе киң тарала. Бу, үз чиратында, Европадагы Габсбурглар, Госманлылар, Романовлар империяләре кебек, күп кенә мультимилли дәүләтләрнең таркалуына китергән сәбәпләрнең берсенә әверелә. Башка социаль факторлар һәм иҗтимагый-сәяси агымнар белән бәйләнгән әлеге идея шәхесне үз-үзен күрсәтү омтылышыннан мәхрүм иткән һәм үз мәнфәгатьләрен милләт мәнфәгатьләренә тулысынча буйсындырган җәмгыять төзергә өндәүче фашизмны барлыкка китерә. Фашизмга (нацизм) шулай ук расизм хас. Нацизмның Икенче бөтендөнья сугышында җиңелүе һәм Советлар Союзының сәясәте милләтчелекнең гадәттән тыш формаларының дәрәҗәсен төшерүгә, Азия һәм Африка илләрендәге милли азатлык хәрәкәтенең кискен көчәюенә, бөтендөнья колониаль системасының һәлакәтенә һәм яңа дәүләтләр төзелүгә этәрә. Әлеге процесс еш кына җирле милләтчелек үсешенә һәм хәтта трайбализм (кабилә эченә бикләнү) килеп чыгуга, аз санлы милләтләрнең бәйсезлеккә омтылу җирлегендә күп кенә яңа дәүләтләрнең җимерелүенә яки таркалу куркынычына китерә. Либераль-демократик режимлы илләрдә төп каршылыклар тирәнәя: гражданлык милләтчелек («милләтләр-илдәшләр») идеясе нигезендә гражданлык хокуклары, законнар чыгару дәрәҗәсендә мөстәкыйльлекне тәэмин итү, дәүләт мәдәниятен, динен, телен саклау раслана. Бер үк вакытта милләт булуларын аңлаган азсанлы милләтләр үзләренең тел, мәдәни, дини һәм сәяси хокукларын таләп итәләр. Кагыйдә буларак, радикаль милләтчеләр глобальләштерүгә каршы чыгалар һәм милли аерманы юкка чыгаручы гаммәви мәдәният басымына каршы ачыктан-ачык көрәшкә чакыралар. XX йөз башыннан Россия фәнендә һәм сәясәтендә «милләтчелек» сүзен «шовинизм» һәм «ксенофобия» төшенчәләренең синонимы сыйфатында куллану гадәткә керә. Шуның белән «милләтчелек» төшенчәсенең тискәре төсмере алгы планга чыга һәм эчтәлеге үз милләтенең өстенлегенә кайтып кала. Бу, бер яктан, Россиянең гамәлдә милләтчелек идеологиясе төшенчәсе һәм аның заманча теорияләре белән таныш булмавы, икенче яктан — дөньяда кабул ителгән әлеге терминның патша һәм совет режимнары тарафыннан аңлы рәвештә бозып күрсәтелгән мәгънәсенең тарихи яктан ныгып калуы белән бәйле.

Татар милли үзаңы формалашу

Татар милли идеологиясе һәм этносәяси милләтчелек XIX йөзнең 2 нче яртысында аермачык чагыла башлый. Әлеге идеяләр беренче тапкыр Ш.Мәрҗани хезмәтләрендә формалаша. Галим аларда татар милләтенең мәдәни-тарихи бердәмлеге мәсьәләсен алга куя, тарихи юлының төп этапларын билгели. Мәрҗани хезмәтләрендә төрки-болгар (төркиләр, хәзәрләр, болгарлар, кыпчаклар) һәм Алтын Урда татарларының тарихи варислыгын ачыклау зур әһәмияткә ия. Бер үк вакытта ул татарлар һәм аларның борынгы бабалары тарихын гомуммөселман тарихына терки һәм асылда беренче булып татар милли идеясен формалаштыра. Мәрҗани эшен дәвам иттерүчеләр (Һ.Атласи, М.Бигиев, И.Гаспринский, Г.Исхакый, Р.Фәхретдинов һ.б.) аның концепциясенең төрле аспектларын үстерәләр. Болар XX йөз башында Россиядә яшәүче мөселман халыкларының сәяси максатларын формалаштыру өчен нигез була («Иттифак әл-мөслимин» партиясенең программ документлары), XIX йөз ахырында — XX йөз башында татар милли үзаңы формалашу, «татарлар» гомуми үзатамасының рәсмиләшүе милли-интеграция процессларының һәм татар милләтчелек идеяләренең тирәнәюе нәтиҗәсе булып тора, хәзерге заман татар милләтенең формалашуына китерә (кара Татарлар).

Әдәбият  

Сталин И.В. Марксизм и национальный вопрос // Сочинения. М., 1946. Т. 2;

Бромлей Ю.В. Очерки теории этноса. М., 1983;

Демократизация и образцы национализма в Российской Федерации 90-х годов. М., 1996;

Национализм и формирование нации: Теории, модели, концепции. М., 1997;

Тишков В.А. Очерки теории и политики этничности в России. М., 1997;

Козлов В.И. Этнос. Нация. Национализм: Сущность и проблематика. М., 1999;

 Альтерматт У. Этнонационализм в Европе. М., 2000;

Малахов В.С. Национализм как политическая идеология. М., 2005;

Национальная идея в Западной Европе в Новое время. М., 2005;

Hroch M. Social Preconditions of Nationi Revival in Europe. Camb., 1985;

Hobsbaum E. Nations and Nationalism since 1780: Programme, Myth, Reality. Camb., 1990;

Eriksen Th. H. Ethnicity and Nationalism: Anthro­pological Perspective. Boulder, 1993;

Smith A.D. Nationalism and Modernism. L., 1998.

Автор – И.Л.Измайлов