Биографиясе

1887 елның 20 октябре, башка мәгълүматлар буенча 1892, Оренбург губернасы, Чиләбе өязе (хәзер Курган өлкәсе Әлмән районы) Манат авылы — 1936 ел, Чиләбе өлкәсе Смородиновка авылы, хәзерге БРның Учалы районы Көчек авылында җирләнә.

Петербург психоневрология институтында укый (шунда М.М.Вахитов белән дуслаша).

1914 елдан Истанбулда. Цюрих шәһәрендә (Швейцария) В.И.Ленин белән очраша.

1917 елгы Февраль революциясеннән соң, Оренбургка кайта, РСДРП әгъзасы (меньшевик-интернационалист), 1918 елның маеннан — РКП(б) әгъзасы.

Башкорт Милли Шурасын оештыручыларның берсе һәм җитәкчесе (1917–1918). Оренбург губернасының башкорт федералистлары исемлеге буенча Учредительләр җыенында әгъза булып катнаша. Башкорт Милли Шурасы вәкиле буларак, ХКС белән Башкортстан автономиясе турында сөйләшүләр алып бара, 1918 елның гыйнварында Ленин белән очраша. 1918 елдан Башкортстан хөкүмәте әгъзасы. Совет хакимияте белән хезмәттәшлек иткәне өчен Милли Шура җитәкчелегеннән читләштерелә. М.Вахитов һәм Г.Ибраһимов белән бергә РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариаты каршында Эчке Россия Үзәк мөселман комиссариатын оештыруда катнаша; комиссариат рәисе урынбасары һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе (1918–1919).

И.В.Сталин һәм башкалар белән бергә «Татар-Башкорт Совет Социалистик Республикасы турында нигезләмә»гә кул куя. «Чулпан» газетасы белән хезмәттәшлек итә.

1919 елда коммунистлар партиясе оештыруга булышлык итү өчен Төркиягә җибәрелә.

1920 елның октябреннән РСФСР Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының Башкортстан АССР дагы тулы вәкаләтле вәкиле, Фрунзеда дәүләт, партия эшләрендә, педагогик эшчәнлектә.

1935 елда ВКП(б)дан чыгарыла, эшеннән алына. Үлгәннән соң аклана.

Әдәбият          

Насыйров Р. От имени башкир // Возвращённые имена. Уфа, 1991;

Политические деятели России 1917: Биогр. словарь М., 1993.