Мәкаләдә Мәскәү рәссамнары һәм театр эшлеклеләре И.С.Ефимов һәм Н.Я.Симонович-Ефимованың Удмуртиядә алган тәэсирләре буенча язылган әсәрләр анализлана.

Аларның тематикасы төрле һәм мордва галиме М.Т.Маркелов җитәкчелегендәге этнография экспедициясе бурычлары нәтиҗәсендә, җирле музей өчен рәсемнәр, революционер И.Д.Пастуховка һәйкәл булдыруга заказ белән язылалар. Күпчелек хезмәтләр традицион сәнгатькә, йолалар һәм ышануларга, удмурт халкы һөнәрчелегенә багышлана. Чит телдә сөйләшүче халык белән мөнәсәбәтләр урнаштыруга рәссамнар гаиләсенең курчак театры булыша. Төбәктә туып килүче иҗат интеллигенциясенә ярдәм итү аларның планнарына керә. Ефимовларның милли Республика мәдәниятенә керткән өлешнең әһәмияте аның югары бәяләмәсендә, таныш булмаган традицияләргә тирән хөрмәтендә чагыла.

Сылтама ясау өчен: Ковычева Е.И. Значение вклада московских художников и театральных деятелей И.С.Ефимова и Н.Я.Симонович-Ефимовой в изучение традиционного искусства и национальной культуры удмуртского народа // Научный Татарстан. 2018. №1. С.45–53.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Ковычева Елена Ивановна, сәнгать фәннәре докторы, доцент, Удмурт дәүләт университетының декоратив-гамәли сәнгать һәм халык һөнәрләре кафедрасы мөдире, e-mail: el_kovich@mail.ru