Биографиясе

1870 елның 10 сентябре, Казан — 1932 елның мае, Пермь өлкәсенең Красновишерск шәһәре.

Казанның нәселдән килгән мактаулы гражданы.

Дини белемне Бохарада ала.

1894–1932 елларда Казанның Яңа татар бистәсендәге 6 нчы Җамигъ мәчетнең 2 нче имамы һәм имамы.

1919–1924 елларда Казан мөхтәсибе.

1931 елда «кулак-муллалар төркеме»ндә катнашучы буларак кулга алына һәм 5 елга лагерьга хөкем ителә. «Белобалтлаг»та авырып үлә; үлгәннән соң аклана.

Иҗаты

Дини хезмәтләр, шигъри әсәрләр, дәреслекләр, сүзлекләр авторы. Иң танылган әсәрләре: «Сәләтыйн ислам...» («Ислам солтаннары...», 1909) дини трактаты, «Тәрҗеман руси, фарси вә төрки» («Русча-фарсыча-төркичә сүзлек», 1909), «Тәсһил әл-бәйан фи тәфсир әл-Коръән» («Коръән тәфсиренең җиңеләйтелгән бәяны», т. 1–2, 1910; «Урта Азия мөселманнары арасында тарату өчен» дигән аңлатма белән 1996 елда Катарда репринт ысулы белән кабат басыла), «Мәрсия император Александр II вә тәһния император Николай II» («Император Александр II гә мәрсия һәм император Николай II гә котлау», 1910).

2000 елда Мөхәммәдсадыйкның Казанда кулъязма хәлендә сакланган мөнәҗәтләре, газәлләре, касыйдәләре басылып чыга.

Хезмәтләре  

Мөнәҗәтләр. Газәлләр. Касыйдәләр. К., 2000;

Тәсһилүл бәян фи тәфсирил Коръән: Коръәннең 30 нчы парәсы тәфсире. К., 2002;

Перевод-самоучитель для русского, персидского и тюркского языков, употребляемых в Туркестане. К., 1915.

Әдәбият

Әхмәтҗанов М. Шагыйрь һәм дин галиме // Мирас. 1995. № 9;

Ахунов А. Мухаммад-Садык Иманкулый // Гасырлар авазы — Эхо веков. 2001. № 3/4;

Гайнутдинов М. В тисках безвременья: Классики 20-х гг., К., 2002.

Автор — А.М.Ахунов