Эчтәлек

Казанда коллекцияләү, гомумән алганда, Россиядәге коллекцияләү үсеше белән үзара бәйләнештә була. XVIII йөзнең 2 нче яртысы — XIX йөз башында синкретизм белән аерылып торган, иң элек китаплардан, сынлы сәнгать әсәрләреннән тупланган беренче шәхси һәм гаилә коллекцияләре барлыкка килә.

XX йөзнең 1 нче яртысында коллекцияләү Казан университетының көчле йогынтысын кичерә. Аның үзенчәлеге фәнни юнәлеш, музей эшчәнлеге белән элемтәдән, Шәрекъ мәдәнияте белән кызыксынудан гыйбарәт була. Университет профессорлары һәм укытучылары, үз тупланмаларын булдыру белән бергә, параллель рәвештә университет коллекцияләрен оештыралар һәм тулыландыралар. Коллекцияләргә дөнья буйлап экспедицияләр һәм сәяхәтләрдән алып кайткан төрле экзотик һәм сирәк очрый торган табигый, фәнни әйберләрне кертәләр. Коллекцияләүнең Көнчыгышны өйрәнү тематикасы төбәкнең мәдәни-тарихи үсеш үзенчәлекләре һәм университетның Шәрекъ бүлеге эшчәнлеге белән бәйле. Профессор К.Ф.Фуксның зур тупланмасы булдырыла, тупланма аның кызыксыну өлкәләренең энциклопедик киңлеген чагылдыра: ботаник, зоологик, минералогик, нумизматик (Алтын Урда, фарсы һ.б.ның тәңкәләре) һәм археологик коллекцияләреннән тора, аның бай китапханәсе һәм картиналар галереясы да була. К.Ф.Фукс беренчеләрдән булып җирле этнографик материалларны җыю белән шөгыльләнә башлый.

Шәрекъ тәңкәләре өстенлек иткән нумизматик коллекцияләр аеруча киң таралыш ала. Аларның хуҗалары — П.И.Пото, Ф.И.Эрдман, К.К.Клаус, М.П.Молоствов, Д.И.Неелов, А.И.Артемьев.

XIX йөзнең 1 нче яртысында Казанда коллекцияләү белән барон Е.Врангель, кенәз Дадиани, шәркыятьче галим И.Н.Березин, тарихчы С.В.Ешевский, табиб Н.А.Толмачёв, университет казначее В.К.Савельев шөгыльләнәләр. XIX йөзнең 1 нче яртысына караган коллекцияләрнең берсе дә тулаем сакланмаган. Төрле тупланмаларның аерым өлешләре һәм кайбер әйберләр башка хуҗаларга һәм өлешчә университетка күчәләр. Казанда 4 нче археологлар съезды (1877) үткәрелеп, Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте оештырылганнан соң Казанның барлык күренекле коллекционерлары диярлек аның әгъзалары була. Коллекцияләү тарих, археология һәм этнография юнәлешләренең киң җәелүенә көчле этәргеч бирә. Җәмгыятьнең фәнни һәм коллекцияләр туплау эшчәнлеге эш тематикасына һәм методикасына, коллекцияләрнең төрләрен сайлауга, күп тупланмаларның охшаш типларын булдыруга йогынты ясый. Җирле коллекцияләүнең төп үзенчәлеге — аның археологик, нумизматик һәм этнографик коллекцияләрдән, шулай ук язма ядкәрләрдән, китаплар, борынгы көнкүреш әйберләре, картографик материаллардан, сынлы һәм гамәли-бизәлеш сәнгате әсәрләреннән торган, башлыча, «тарихи» җыелмалар тәшкил итүендә. Идел буе Болгар дәүләте ядкәрләренә һәм Идел буе халыкларының (беренче чиратта, Казан татарларының) традицион мәдәниятенә нисбәтле әйберләргә аеруча игътибар ителә. Җирле мирас белән кызыксынуга өстенлек бирү белән беррәттән, башка мәдәни-географик мәдәният, мәсәлән, Шәрекъ, Көнбатыш Европа, борынгы рус, антик, борынгы Мисыр әйберләре коллекцияләрен туплау да киң колач ала. Шәрекънең борынгы һәм хәзерге мәдәнияте Казанда коллекцияләүдә зур урын били; коллекцияләрнең төрле географик территорияләрдән (Кытай, Япония, Себер, Урта Азия, Персия һ.б.) туплануы һәм аларның составы (декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре, дини гыйбадәт кылу әйберләре, көнкүреш кирәк-яраклары) шуны чагылдыра.

А.Ф.Лихачёв, Н.Ф.Высоцкий, В.И.Заусайлов шактый зур тупланмалар (берничә дистә мең данә әйбер) җыйныйлар. Замандашлары бу коллекцияләрне хосусый музейлар дип атыйлар. Л.О.Сиклер һәм Н.Ф.Катанов танылган коллекционерлар булалар.

А.Ф.Лихачёв тупланмасында 15 мең археология, этнография һәм тарихи-көнкүреш әйберләре; 24 меңнән артык Болгар, Алтын Урда, Греция, Рим һәм Персия тәңкә акчалары, 315 медаль; 1500 китаптан, кулъязмалар, брошюралар, тарих, археология һәм сәнгать буенча атлас карталарыннан тупланган китапханә; Көнбатыш Европа һәм рус рәссамнарының киндер тукымага ясалган 400 дән артык әсәре һәм сынлы сәнгать коллекциясе; пыяладан һәм фарфордан ясалган эшләнмәләр исәпләнә. Тупланмада шулай ук дворян Лихачёвлар нәселеннән килгән мирасның бер өлеше урын ала.

Н.Ф.Высоцкийның зур археологик (Идел-Кама төбәге, Россиянең башка өлкәләре һәм Көнбатыш Европа, борынгы Болгар, таш һәм бронза гасырлар табылдыклары), антик керамика әсәрләре, русларның XVII–XIX йөзләргә караган көнкүреш кирәк-яраклары коллекциясе була. Шәрекъ мәдәнияте бүлеге (шаман һәм буддистларның табыну әйберләре, Кытай һәм Япония фарфоры, тәңкә акчалар) үзенең байлыгы белән аерылып тора.

В.И.Заусайлов тупланмасы тулысынча диярлек, башлыча таш, бронза һәм тимер гасырларга хас, Казан коллекцияләре өчен гадәти булмаган охшаш бертөрле составлы археологик әйберләрдән (11 меңләп) гыйбарәт була.

Л.О.Сиклер гамәли-бизәлеш сәнгатенә караган 5 меңгә якын предметтан: рус халкының борынгы әйберләреннән; марилар һәм чуашларның өс киемнәре үрнәкләреннән; Казан татарларының өс киемнәре һәм көнкүреш, зәркән бизәнү әйберләреннән (коллекцияләрнең аеруча кыйммәтле өлеше), чигү эшләреннән бай коллекция туплый. Л.О.Сиклер шулай ук Болгар һәм Биләрнең борынгы әйберләре, Шәрекъ акчалары коллекцияләренә, Көнчыгыш тәңкәләре, рус, татар һәм Шәрекъ кулъязма китаплары булган китапханәгә; Рус һәм Көнбатыш Европа осталарының зур булмаган сәнгать әсәрләре тупланмасына ия була.

Н.Ф.Катанов Шәрекъне өйрәнү юнәлеше буенча Көнчыгыш нумизматикасы, китапханә, шәмаилләрдән, шаманнар һәм буддистларның табыну әйберләреннән, Себер, Кытай, Монголия халыкларының этнографик материалларыннан зур тупланма булдыра. Н.Ф.Катанов коллекцияләре Казан руханилар академиясе музееның тарихи-этнографик материаллары нигезен тәшкил итә. Н.Ф.Катанов шулай ук Казан коллекцияләүнең тарихын өйрәнүче беренче белгеч тә була.

XIX йөз ахырыннан коллекцияләү эшендә китаплар туплауга зур игътибар юнәлтелә. Казанның күп кенә китап сөючеләренең коллекцияләрендә язма ядкәрләр, сирәк документлар һәм шәхси архивлар туплануы коллекцияләүнең үзенчәлеген тәшкил итә.

Китапчылыкка һәм язма мәдәнияткә зур ихтирам — татар халкының укымышлы даирәсендә гадәти күренеш, сәүдәгәрләр, дин һәм җәмәгать эшлеклеләре М.И.Юнысов, Г.М.Галиев (Баруди), С.М.Аитовларның берничә тупланмасы барлыкка килә. Коллекцияләүнең башка юнәлешләренә бу төбәктәге татарлар әллә ни игътибар итмиләр.

XIX йөз ахырында — XX йөз башында О.С.Гейнс (Александрова), А.А.Лебедев, А.Г.Ге, А.М.Миронов, А.Ф.Мантель, Н.М.Сапожникованың сәнгати коллекцияләре туплана, алар, нигездә, сынлы сәнгать, графика, гамәли-бизәлеш сәнгате әсәрләреннән җыйнала.

Казан шәһәре фәнни-сәнәгый музеен һәм аның фондларын оештыруда һәм үстерүдә коллекционерлар зур роль уйный (к. Татарстан Республикасы Милли музее). 1895–1917елларда музей советы рәисләре, аның бүлекләре директорлары, Лихачёв бүлегенең попечительләр советы әгъзалары, саклаучылары арасында коллекционерлар — А.А.Штукенберг, В.И.Заусайлов, Н.Ф.Катанов, Ф.А.Лихачёв (А.Ф.Лихачёв улы), Р.В.Ризположенский һ.б., иганәче коллекционерлар — Д.И.Образцов, Ф.Т.Васильев, В.И.Заусайлов, Н.Ф.Катанов, Ф.А.Лихачёв һ.б. булалар.

Гомумән, Казан коллекционерлары өчен гыйльми фикерләү, җыючылык өлкәсе белән генә чикләнмичә, тупланманы оештыруга, эзләнү методикасына һәм предметны өйрәнүгә фәнни яктан якын килү, төп нөсхәне охшаш әйбердән аера белү, коллекцияләрне системалаштыру һәм аларны нәшер итү үзенчәлеге хас. XX йөз башында Казанда 100 гә якын коллекционер исәпләнә, алар арасында мәшһүр галимнәр, педагоглар, дин һәм сәясәт эшлеклеләре, иганәчеләр була.

XIX йөзнең 60 нчы елларында — XX йөз башында шәхси тупланмалардан берничә күргәзмә оештырыла: 1873–1874 һәм 1891–1892 еллардагы күргәзмәләр (төрле шәхесләр туплаган сынлы сәнгать әсәрләре күрсәтелә), 1890 елгы Казан фәнни-сәнәгый күргәзмәсе (В.И.Заусайлов, А.Ф.Лихачёв, Н.Ф.Высоцкийларның археологик коллекцияләре), 1912 елгы Сәнгати археологик-этнографик күргәзмә (Л.О.Сиклер коллекцияләреннән оеша), рус һәм чит ил рәссамнарының шәхси эшләреннән (О.С.Гейнс тупланмасы) уеплау сәнгате әсәрләре һәм картиналар күргәзмәсе, 1916 елгы «Казанның сәнгати хәзинәләре» күргәзмәсе шәхси сәнгати коллекцияләрне күрсәтүдә күренекле чара була.

Совет хакимиятенең беренче елларында күп кенә шәхси тупланмалар конфискацияләнә һәм национализацияләнә.

1919 елда музей эшләре һәм элеккеге сәнгать ядкәрләрен саклау эшләре буенча Бөтенроссия коллегиясе экспедициясе Казанда И.Э.Грабарь җитәкчелегендә Н.Ф.Катанов һәм Л.О.Сиклер коллекцияләрен сатып ала. Шәрекъ халыклары музеен төзү проекты күпләгән кыйммәтле коллекцияләрнең язмышында әһәмиятле роль уйный, аның беренче этабын гамәлгә ашырган «Шәрекъ халыклары мәдәнияте күргәзмәсе» оештырыла. Шәхси коллекцияләрдәге күп кенә ядкәрләр мәгълүм була, Н.Ф.Высоцкий тупланмасыннан кытай фарфоры һәм Шәрекъ тәңкә акчалары, Н.Ф.Катановның Алтын Урда һәм Болгар тәңкә акчалары коллекциясе, В.Ф.Смолинның Болгар чоры археологик әйберләр коллекциясе, Е.Е.Маловның кытай әйберләре коллекциясе сатып алына. Шулай ук күргәзмә экспонатлары арасына коллекционерлар М.Е.Евсевьев (Идел буе халыкларының этнографик коллекциясе), С.М.Галиев, Г.М.Галиев (Баруди), А.М.Миронов, Г.М.Залкинд һ.б.ның тупланмалары да керә. Күргәзмәдә беренче тапкыр татар халкы вәкилләре коллекцияләренең аерым өлешләре киң рәвештә тәкъдим ителә.

1938 елда галим-табиб, мәгариф эшлеклесе В.М.Флоринскийның китапханәсе, шәхси архивы, кытай фарфоры һ.б. коллекциясе булган зур тупланмасы табыла. Тупланма Казан университеты музеена һәм китапханәсенә, ТАССР Дәүләт архивына һәм Дәүләт фондына тапшырыла.

1930–1940 еллар коллекцияләү үсеше өчен уңайсыз шартлар белән үзенчәлекле.

Алдагы 1950–1980 елларда коллекцияләү эшенең популярлыгы үсә, ул киң колач ала, әмма бу өлкәдә гадилеккә һәм һәвәскәрлеккә якынаю күзәтелә (филокартия, филателия, нумизматика).

1950 елларда ТАССР Дәүләт музеенда 60 тан артык әгъзасы булган Коллекционерлар клубы эшли.

XX йөзнең 2 нче яртысында Казанда аеруча күренекле коллекционерлар арх. В.В.Чумаков һәм Г.Н.Вульфсон эшчәнлеге игътибарга лаек.

Хәзерге вакытта Казанда калган коллекцияләр мирасы ТР Милли музеенда, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музеенда, Казан университетының Фәнни китапханәсендә, ТР Милли китапханәсендә һ.б. учреждениеләрдә саклана. Тупланмаларның аерым өлешләре шулай ук Мәскәү һәм Петербургның төрле китапханәләрендә, архивларында, музейларында урын ала. Борынгы шәхси коллекцияләр мирасының бер өлеше аерым хуҗаларда саклана.

Озакка сузылган өзеклектән соң, XX йөз ахырында шәхси коллекцияләр яңадан күргәзмәгә куела башлый. 1999 елда ТР Дәүләт музее ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее белән бергәләп Александрова-Гейнска багышланган «Александров пассажы хуҗабикәсе» күргәзмәсен оештыра.

2000 елда ТР Дәүләт музееның 105 еллыгына багышлап, «Евразия мәдәният хәзинәләре системасында музей» дип аталган Бөтенроссия фәнни-практик конференциясе үткәрелә, анда «Социомәдәни феномен буларак казанлыларның шәхси коллекцияләре» секциясе һәм «Иске Казан коллекционерлары» дигән темага күргәзмә эшли, соңгысында Казан музейлары һәм китапханәләре фондларыннан XIX йөз ахыры — XX йөз башына караган 20 дән артык шәхси тупланманың аерым өлешләре күрсәтелә.

Әдәбият

Краткий указатель Художественной этно­графическо-археологической выставки: собрание Л.О.Сиклера. К., 1912;

Выставка картин «Художественные сокровища Казани»: Каталог. П., 1916;

Каталог выставки частной коллекции картин и гравюр русских и иностранных художников. К., 1916;

Выставка культуры народов Востока: Путеводитель по выставке. К., 1920;

Катанов Н.Ф. Несколько слов о казанских коллекционерах // Казан. музейный вестн. 1920. № 7–8;

Музей в системе ценностей евразийской культуры: Материалы Всерос. науч.-практ. конф. 25–28 сент. 2000 г. К., 2000;

Хозяйка Александровского пассажа: Материалы о жизни и художественной коллекции О.С.Гейнс (Александровой). К., 2001.

Автор – Е.И.Карташёва