- РУС
- ТАТ
Россиядә XV йөз ахыры – XX йөз башында эре җирбиләүче феодаллар
Русча атамасы (помещик) дәүләт мәнфәгатенә үтәлгән хезмәт өчен җир биләмәләре (поместье) бүлеп бирүдән килеп чыккан. XV йөз ахыры – XX йөз башында алпавытлар дип, нигездә, дворяннар аталган.
Патшаның 1714 елда чыгарылган «Бер варислылык турындагы указ»ыннан соң («Указ о единонаследии») дворяннарның нәселдән килгән җир биләмәсе (вотчина) белән хезмәте өчен бирелгән җир биләмәсе берләштерелә, утар (имение) дип атала. Шунлыктан XVIII–XIX йөзләрдә «поместье» атамасы кайбер очракларда утар мәгънәсендәге синоним буларак та кулланыла. Поместьега хуҗа булу өчен дәүләт хезмәтен башкару таләп ителгән. XVIII йөз башларына чаклы утарларда даими яшәүче алпавытлар булмаган. Дворяннар иреклеге турында манифест игълан ителгәч кенә (1762), алпавытлар, үз җир биләмәләренә тулы хуҗа хокукы алып, даими рәвештә анда яшәү һәм үз хуҗалыгында авыл хуҗалыгы эшләре белән шөгыльләнү мөмкинлеге алган. Алпавытларның бер өлеше кәсәбәчелек белән шөгыльләнә, үз мануфактураларын булдыра.
1766 елдан башланган җир биләмәләрен рәсмиләштерү тәртибе («генеральное межевание») алпавытларның җиргә хуҗа булу хокукын ныгыта (ул тәртип үзгәрешсез диярлек 1917 елга чаклы саклана).
Алпавытларның милек-биләмәләре бер-берсеннән нык аерыла. XIX йөзнең урталарына кадәр утарларның кыйммәте андагы эшкә яраклы кешеләр исәбе белән бәйле. 10 нчы ревизия (1859-1860) күрсәткечләре буенча Россиядә алпавытларлар саны 103,2 мең, аларга беркетелгән «холоп»лар 10,7 млн кеше булган. 100 дән ким крәстияне булган алпавытлар гомуми санның 41,6% тәшкил иткән, алар өлешенә барлык крепостнойларның 3,2% туры килгән. 1000 нән артык крәстияне булган алпавытлар гомуми санның 3,8%ын тәшкил иткән, алар карамагында җәмгысе 43,7% крепостной исәпләнгән.
Крепостнойлар тоту тәртибе бетерелгәннән соң, алпавытларның төп байлыгы җир биләмәсе булып кала һәм ул әкренләп кимүгә таба бара.
XX йөз башы әдәбиятында Россиядә эре җирбиләүче алпавытларга шундый ук җир биләмәләренә ия булган сәүдәгәр һәм кулаклар да кертелә.
Урта Идел буен Рус дәүләте яулап алганнан соң, татар феодаллары эре җир биләү, крәстиян тоту хокукыннан мәхрүм ителә. Алар үз өлешләренә туры килгән «бер йорт», «бер гаилә» җирен үзләре яки кеше яллап эшкәртергә тиеш булалар. Фәкать Рус дәүләтендә хезмәттә булган йомышлы татарлар белән чик буе сагында казак офицеры хезмәтен үтәгән мишәрләр генә алпавытлар катлавына керү һәм җир биләмәсе алу хокукына ия булганнар. 1861 елгы Крәстиян реформасына кадәр Урта Идел буенда барлыгы 3018 алпавытлар биләмәсе теркәлгән (шул исәптән Казан губернасында 853, Сембер губернасында 1363, Самара губернасында 802). Һәр алпавыт гаиләсенә Казан губернасында – уртача 643,4 дис., Сембер губернасында – 1311,7, Самара губернасында 2214,9 дис. җир туры килгән. 1858 елда Казан губернасында алпавытлар крәстияннәре катлавына керүче 212209 кеше теркәлгән, шуларның күпчелеге рус кешеләре. Алпавытлар җир биләмәләрендә «барщина» системасы өстенлек итә. 1861 елгы реформадан соң, Урта Идел буенда алпавытлар элек крепостной крәстияннәр эшкәрткән һәм файдаланган җирләрнең 583,6 мең дис. үз карамакларында калдыралар.
1917 елгы Октябрь революциясеннән соң дворяннар биләгән җирләр дәүләт милкенә күчерелә, алпавытлар катлавы бетерелә.
Крестьянское землевладение Казанской губернии. К., 1909;
Смыков Ю.И. Крестьяне Среднего Поволжья в период капитализма (социально-экономическое исследование). М., 1984;
Загидуллин И.К. Перепись 1897 года и татары Казанской губернии. К., 2000;
Казанское дворянство 1785-1917 гг.: Генеалогический словарь. К., 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.