Мәкаләдә Г.Ибраһимовның "Яшь йөрәкләр" һәм Г.Исхакыйның "Теләнче кызы" романнарында төшләрнең фаразлау функциясе ачыла, кешенең эмпирик дөньяны, шулай ук хыялдагы, "уйдагы" яшәешне төшенүгә, үз-үзеңне анализлауга һәм үз-үзеңне танып белүгә сәләтле рухи тормышының иррациональ тирәнлеген аңлауда аларның роле күрсәтелә.

Уздырылган анализ чынбарлыкны синтетик һәм универсаль төстә яңадан тудыруга омтылучы һәм аерым һәм гомуми, эмпирик һәм метафизик, феноменаль һәм абсолют күренешләрне берләштерүче XX йөз башы татар язучыларының иҗат алымында охшаш үзенчәлекләрне билгеләргә мөмкинлек бирә.

Сылтама ясау өчен: Аминева В.Р. Художественно-содержательное своеобразие сновидений в произведениях татарских писателей начала ХХ в. // Научный Татарстан. 2010. №3. С.179–191.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Венера Рудаль кызы Әминева, филология фәннәре кандидаты, доцент.