1938 елның 4 августында оештырыла.

Үзәге — шәһәр тибындагы Юдино посёлогы.

1920 елга кадәр район территориясе Казан губернасының Казан өязенә керә, 1920 елдан — ТАССРның Арча кантонында, 1927 елдан — ТАССРның Арча кантоны һәм Казан авыл районында, 1930 елдан — Казан авыл һәм Дөбъяз районнарында.

1940 елда мәйданы 953 км2 була, 62,5 мең кеше яши, 2 шәһәр һәм 24 авыл советын, 120 торак пунктны берләштерә. 1956 елда районның мәйданы — 816,8 км2, 3 шәһәр (шул исәптән 1 се авыл советы хокукында) һәм 19 авыл советы, 97 торак пункт исәпләнә.

Район үзәге Зеленодольск шәһәренә күчү сәбәпле, 1958 елның 16 июлендә Юдино районы Зеленодольск районы дип үзгәртелә.