Биографиясе

1921 елның 9 апреля, Казан – 1996 елның 3 гыйнвары, Бөгелмә шәһәре.

 Казан университетын тәмамлаганнан соң (1948 ел), «Татнефтегеофизика» ҖБндә, трестның баш геологы (1953 елдан), санлы эшкәртү һәм интерпретация партиясенең баш геологы (1985–1989 еллар).

Татарстанда (Бондюг, Яңа Елховой һ.б.), Удмурт Республикасы, Ульянов һәм Оренбург өлкәләрендәге, Себердәге нефть ятмаларын ачучыларның берсе.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Хезмәтләре нефть чыганакларын өйрәнүгә һәм геофизик алымнар белән эшкәртүгә карый.

СССР Фәннәр Академиясенең академик И.М.Губкин исемендәге бүләге лауреаты (1970, 1973 еллар).

Бүләкләре

2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.