- РУС
- ТАТ
Казан университеты профессоры Н.Н.Буличның китапханәсе.
3 меңнән артык исемдә 7 мең томга якын китап берәмлеге була, шуларның 1000 гә якыны – чит ил телләрендә. Тематика ягыннан төрлеләр: Н.В.Гоголь, А.С.Грибоедов, Ф.М.Достоевский, В.А.Жуковский, М.Ю.Лермонтов, Н.А.Некрасов, Я.П.Полонский, А.С.Пушкин, В.К.Тредиаковский, И.С.Тургенев, Ф.И.Тютчев әсәрләре; Н.И.Новиков наширлегендә чыккан «Живописец», «Трутень», «Утренний свет» һ.б. журналларның төпләмнәре; Казанда чыккан фәнни һәм әдәби журналлар: «Заволжский муравей» журналының 1832–1834 еллардагы тулы төпләме, 1856–1857 елларда «Казан университеты профессорлары язган фәнни мәкаләләр җыентыгы» – «Сборник учёных статей, написанных профессорами Казанского университета»; «Казан университетының гыйльми язмалары» – «Учёные записки Казанского университета» басмасының 1834–1895 елларда чыккан саннарның төпләмнәре; «Казан университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте хәбәрләре» – «Известия Общества археологии, истории и этнографии при Казанском университете» басмасының 1879–1902 еллардагы саннары; Казанның әдәбият һәм тел галимнәре А.С.Архангельский, В.А.Богородицкий, И.А.Бодуэн де Куртенэ, М.П.Веске, Г.Н.Городчанинов, В.И.Григорович, Н.В.Крушевский, В.И.Модестов, М.П.Петровский, И.Я.Порфирьевларның гыйльми хезмәтләре, шулай ук Казан авторлары Л.Н.Ибраһимов, А.А.Фукс һ.б.ның әдәби әсәрләре.
Мәдәни-тарихи юнәлешле гыйльми мәктәп тарафдары буларак, Н.Н.Булич үзенең китапханәсенә бик күп тарихи әсәрләр туплаган. Алар арасында И.П.Барсуков, П.И.Бартенев, А.Г.Брикнер, С.В.Ешевский, Д.И.Иловайский, Н.М.Карамзин, Н.И.Костомаров, Н.П.Лихачёв, М.П.Погодин, Н.Г.Устрялов кебек күренекле тарихчыларның, шулай ук Казан тарихчылары Н.Я.Аристов, Н.П.Загоскин, Д.А.Корсаков, С.М.Шпилевскийларның тарихи китаплары, Халык мәгарифе министрлыгының Археография комиссиясе чыгарган басмалар, чиркәү тарихына караган хезмәтләр, истәлекләр, көндәлекләр, юлъязмалар, шул исәптән И.Н.Березин, Ф.Ефремов язмалары; Н.К.Баженов, М.С.Рыбушкиннарның Казанның юл күрсәткечләре һ.б. китаплар бар. Тупланмада чех, поляк, украин язучыларының (Г.Ф.Квитка-Основьяненко, А.Мицкевич, Т.Г.Шевченко) әсәрләре булу Н.Н.Буличның кызыксыну даирәсенең киңлеге турында сөйли. Әдәбият белеме һәм фәлсәфәгә кагылышлы басмалар арасында Россиядә һәм чит илләрдә чыккан кыйммәтле китапларның байтагы була.
Буличны кызыксындырган тагын бер өлкә – яшерен һәм тыелган әдәбият. А.А.Бестужевның «Ревельгә бару» («Поездка в Ревель», 1821), К.Ф.Рылеевның «Уйлар» («Думы», 1825), «Войнаровский» (1925), А.И.Герцен һәм Н.П.Огаревның Лондондагы «Полярная звезда» типографиясе басмалары (1855–1868), А.Н.Радищевның «Петербургтан Мәскәүгә сәяхәт»е («Путешествие из Петербурга в Москву», 1858), Н.Г.Чернышевскийның 1868–1870 елларда язган хезмәтләре шундыйлардан. Раритетлы басмалардан мисалга XVIII йөз ахыры масон әсәрләрен, А.С.Пушкинның «Шигырьләр» җыентыгын («Стихотворения», 1826), Н.В.Гогольнең «Алов» псевдонимы астында чыккан һәм соңыннан үзе үк юк иткән беренче әсәре «Ганц Кюхельгартен» (1829) әсәрен А.А.Бестужев белән К.Ф.Рылеев 1825 елда нәшер иткән «Полярная звезда» экземплярын китерергә мөмкин.
Китапханәнең Казандагы һәм Булич үзенең соңгы елларында яшәгән Спас өязе Йорткүл авылындагы һәр китабына «Н.Н.Булич китапханәсе» («Библиотека Н.Н.Булича») дигән язулы экслибрис сугылган, китапны сатып алу датасы, гомуми исемлектәге тәртип саны күрсәтелгән. Тупланманың алфавит тәртибендә эшләнгән каталогы да була (соңрак ул 360 нөсхәдә басылып та чыга).
Гомеренең соңгы елларында Н.Н.Булич үз китапларын шәһәрнең җәмәгать китапханәсенә тапшырырга теләк белдерә, чөнки ачылган көненнән алып, ул бу китапханә белән хезмәттәшлек итә. Ләкин шәһәр башлыкларының битарафлыгы, гавами китапханәнең хәерче хәле һәм анда тыелган китаплар саклау мөмкинлеге булмау Буличны бу фикереннән кире кайтырга мәҗбүр итә һәм ул тупланмасын Казан университеты китапханәсенә китапларны өйгә биреп җибәрелмәү шарты белән тапшыра. Н.Н.Буличка рәхмәт-ихтирам йөзеннән, 1894 елда университет Гыйльми советы үзенең карары белән китапханә һәм совет утырышлары залы стенасына Н.Н.Буличның портретларын эләргә дигән карар чыгара. 1930 елларга кадәр китаплар махсус урында тотыла, аннан соң гомуми саклау урыннарына таратып урнаштырыла.
Алфавитный каталог книг, пожертвованных университету почётным членом, заслуженным ординарным профессором его Н.Н.Буличем. Казань, 1896.
Ермолаева Н.В. Книжное собрание профессора Казанского университета Н.Н.Булича: Фонды, раритеты, история... Казань, 1989.
Осоргин М.А. Заметки старого книгоеда. М., 1989.
Автор – И.А.Новицкая
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.