Биографиясе

1933 елның 10 июле, БАССРның Чакмагыш районы Чакмагыш авылы — 2011 елынң 31 августы, Уфа шәһәре.

Уфа нефть институтын тәмамлый (1961). 1961–1970 елларда «Әлмәтнефть» идарәсендә инженер, цех башлыгы, идарә башлыгы урынбасары.

1970–1977 елларда катламдагы басымны саклау өчен сыекча әзерләү идарәсе башлыгы, «Татнефть» ҖБдә генераль директоры урынбасары.

1977–1986 елларда «Пермьнефть» берләшмәсе генераль директоры.

1987–1990 елларда КПССның Башкортстан өлкә комитеты 1 нче секретаре. СССР, БАССР ЮСлары депутаты, 1989–1991 елларда СССР халык депутаты, СССР ЮС Президиумы әгъзасы.

Бүләкләре

Октябрь Революциясе, Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт Билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Автор — Ф.Г. Миңнеханов