Биографиясе

1934 елның 19 августы, Казан – 2003 елның 13 мае, шунда ук.

1958 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлый, шунда ук эшли, авиация приборлары һәм автоматлар кафедрасы мөдире (1979–1999 еллар), бер үк вакытта автоматик идарә итү системалары һәм очкыч аппаратлар җиһазлары факультеты деканы (1975–1980 еллар), проректор (1981–1995 еллар).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре кече авиация өчен прибор комплекслары, катлаулы магнит системалары төзүгә карый.

Уйлап табуга 23 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.