- РУС
- ТАТ
Татарстанның Буа районындагы поселок, Карлы елгасы буенда, Буа шәһәреннән 19 км көнбатыштарак урнашкан
Поселокка 1920 елларда нигез салына.
Нигез салынган көннән ТАССРның Буа кантоны Буа волостена керә. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.
Хәзер Мөкерле авыл җирлегенә керә.
1929 елда авылда «Ответ интервентам» колхозы оештырыла, 1936 елда «Авангард» итеп үзгәртелә, 1960 елда «Рассвет» колхозы (Мөкерле авылы) составына керә. 1995 елдан «Рассвет» күмәк предприятиесе, 2002 елдан «Рассвет» күмәк хуҗалыгы, 2004 елдан «Агрофирма «Дружба», 2013 елдан «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.
Халкы күбесенчә «Ак Барс Буа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә эшли, кырчылык белән шөгыльләнә.
1926 елда – 69,
1938 елда – 55,
1949 елда – 60,
1958 елда – 68,
1970 елда – 90,
1979 елда – 107,
1989 елда – 72,
2002 елда – 63,
2010 елда – 76,
2015 елда – 84 кеше (чуашлар).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.