Фотограф Гыйниятов Б.А. Татарстанның Арча районы Ташкичү авылы урамы

Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Авыл 1678 елдан Ташкичү елгасы буендагы Пүчинкә исеме белән мәгьлүм. Революциягә кадәрге рус чыганакларында Кадайгулова, Кудайгуловская Пустошь исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук балта эше, чыпта сугу, башмак тегү, тимерчелек кәсепчелеге, сәүдә һәм олаучылык тарала.

XVIII йөздә авылда мәчет, мәдрәсә эшли, ул Россия һәм аннан читтә дә иң танылган мөселман уку йортларының берсе була. Мәдрәсәдә укучылар арасында: Г.Галиев (Батырша) – 1755 елда чукындыруга каршы татарлар кузгалышы җитәкчесе; Ш.Мәрҗани – күренекле татар галиме, тарихчы, дин белгече, мәгърифәтче.

1817 елда Түбән Оры авылы сәүдәгәре Сөләйман бине Назыйр (?–1837) акчасына авылда җамигъ мәчет төзелә, 1875 һәм 1879 елларда Казан сәүдәгәре А.Ф.Рәхмәтуллин һәм Түбән Оры авылы сәүдәгәре С.Гобәйдуллин акчасына реставрация эшләре уздырыла.

Ташкичү мәчете – төгәл классицизм стилендә дини архитектура истәлеге. 2000 елларда Р.В.Билалов проекты буенча реставрацияләнә; хәзерге вакытта мәчет буларак эшли.

Мәчеттә 1821–1856 елларда Ш.Мәрҗанинең әтисе – күренекле дин белгече Баһаветдин бине Сөбхан әл-Мәрҗани (1787–1856) имам-хатип булып тора.

XX йөз башында авылда җамигъ мәчет, мәчет, җил һәм 2 су тегермәне, тимерчелек, 3 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 2573,6 дисәтинә тәшкил итә.

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Арча кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Тукай, 1935ның 10 февраленнән – Кызыл Юл, 1956 елның 18 июленнән – Тукай, 1963 елның 1 февраленнән Арча районында.

Хәзер Ташкичү авыл җирлеге үзәге.

1934 елда авылда К.Якуб исемендәге колхоз оештырыла. 1996 елдан К.Якуб исемендәге күмәк предприятие, 1998 елдан “Ш.Мәрҗани исемендәге” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2015 елдан “Мәрҗани” авыл хуҗалыгы предприятиесе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять. Халкы күбесенчә шул җәмгыятьтә эшли, кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авылда урта мәктәп (1929 елдан), балалар бакчасы (1982 елдан), мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (2010 елда реставрацияләнә) бар.

2017 елда Ш.Мәрҗани музее ачыла һәм Ш. Мәрҗани чишмәсе төзекләндерелә.

Фотограф Гыйниятов Б.А. Мәчет

Татарстанның Арча районы Ташкичү авылы. Б.А.Гыйниятовның шәхси архивы

Фотограф Шакиров Р.Н. Мәчет

Татарстанның Арча районы Ташкичү авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Күренекле кешеләре

Ф.И.Ибраһимов (1951–2014) – ТРның атказанган табибе, РФнең атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре;

Мәхмүт Галәү (1886–1938) – язучы, журналист, тәрҗемәче, репрессияләнә, үлгәннән соң аклана;

Ф.А.Сафиуллина (1959 елда туган) – “Свердловск өлкәсе татарлары конгрессы” төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре;

Р.Г.Фәтхрахманов (1962 елда туган) – журналист, филология фәннәре кандидаты.

Фотограф Шакиров Р.Н. Кое

Татарстанның Арча районы Ташкичү авылы. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты архивы

Халык саны

1782 елда – 164 ир заты;
1859 елда – 885,
1897 елда – 803,
1908 елда – 974,
1920 елда – 977,
1926 елда – 861,
1938 елда – 863,
1949 елда – 588,
1958 елда – 578,
1970 елда – 526,
1979 елда – 441,
1989 елда – 395,
2002 елда – 399,
2010 елда – 395,
2015 елда – 371 кеше (татарлар).