- РУС
- ТАТ
4 төре билгеле, Европада, Азия һәм Төньяк Америкада очрый.
ТРда 2 төре – кызыл бүксәле гагара (G. stellata) һәм кара бүксәле гагара (G. arctica) бар. Кара бүксәле гагаралар Көләгәш сазлыгында һәм Мишә елгасы тамагында оялаган (1932 һәм 1947 еллар), хәзер исә көзге һәм язгы күчеш вакытларында очрый. Түбән Кама сусаклагычында, Агыйдел елгасы тамагы тирәсендә 1000 ләп гагара төркем булып җыела.
Гәүдәсе 100 см, канат җәеме 150 см га кадәр. Муены озын, сыгылмалы. Башы кечкенә, томшыгы озын, туры, хәнҗәрсыман. Каурыйлары тыгыз, куе. Коры җирдә, бәкәл сөягенә таянып, шуышып кына йөри ала. Төп азыгы – балык, эре су умырткасызлары.
Кызыл бүксәле гагара Татарстан территориясендә бик сирәк очрый, кара бүксәлесе ТРның Кызыл китабына кертелгән.
Кара бүксәле гагара
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.