Биографиясе

1937 елның 16 августы, Хабаровск шәһәре – 2017 елның 9 гыйнвары, Казан шәһәре.

1959 елда Казан химия-технология институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.

1963 елдан Россия Фәннәр академиясе Казан Гыйльми үзәгенең Органик һәм физик химия институтында, химик-биологик тикшеренүләр лабораториясе мөдире (1980 елдан), директор урынбасары (1992 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре азотлы гетероцикллар химиясенә, физиологик актив кушылмалар синтезына карый.

В.С.Резник N-алкил чылбырында төрле алыштыргычлары булган N-алкилоксигидропиримидиннарны синтезлау юлларын эшли.

1- һәм 3-(омега-галогеналкил)урацилларның химик тотышындагы аерымлыкларны тикшерә.

Беренче булып урацилфосфатларны синтезлый һәм аларның үзлекләрен өйрәнә. Составларында пиримидин боҗралары булган макроцикллар табу юлларын тәкъдим итә.

Диуцифон һәм ксимедон дару препаратларын эшли һәм җитештерүгә кертә.

Уйлап табуга 87 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Некоторые аспекты взаимодействия N-(омега-галогеналкил)урацилов с нуклеофильными реагентами // Журн. орган. химии. 1993. Т. 29, вып. 10 (автордаш).

Реакционная способность 2-(омега-галогеналкилтио)пиримидинов. Вклад процессов циклизации // Журн. орган. химии. 1993. Т. 29, вып. 11 (автордаш); Ксимедон в клинической практике. Н.Новгород, 2001 (автордаш).