Биографиясе

1883 елның 2 декабре, Казан губернасы, Цивильск өязе Тугаево авылы —1964 елның 16 феврале, Казан.

1895–1903 елларда «Касыймия» мәдрәсәсендә укый, шунда ук укыта, 1908 елда экстерн тәртибендә Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлый.

1908 елдан Казан губернасының Мамадыш өязе Тарлау авылында рус-татар училищесендә укыта, 1911 елдан Мамадыш шәһәрендә.

1917–1919 елларда Мамадыш өязенең мөселман мәктәпләрендә инспектор. Педагогик курслар, Мамадыш татар укытучылар семинариясе (1918 елда ачыла), 1919–1930 елларда Казан татар педагогика техникумы белән җитәкчелек итә.

Бер үк вакытта башка уку йортларында да эшли, 1920–1921 елларда «Мәгариф» журналында җаваплы сәркәтип. 1930–1964 елларда Казан педагогия институты профессоры, 1934–1954 елларда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.

Фазлуллин гомуми белем бирү мәктәпләрендә татар телен ана теле буларак укыту методикасын эшли, әлифбалар, уку китаплары, укытучылар өчен ярдәмлекләр төзи. Татар телен яңалифкә һәм кириллицага күчерү эшләрендә актив катнаша.

Хезмәтләре татар филологиясе, татар язма әдәбият тарихы мәсьәләләренә карый. Татар мәктәпләре укытучылары өчен педагогика һәм психология буенча беренче ярдәмлекләр авторы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Дидактика кагыйдәләре: Укытучы һәм тәрбиячеләр өчен кыскача кулланма. К., 1920; 

Кызыл юл: Балалар әлифбасы. К., 1929; 

Башлангыч мәктәптә татар теле: Инструктив-методик материал. К., 1934; 

Зурлар өчен әлифба. К., 1940; 

Грамота мәктәпләре өчен әлифба. К., 1945; 

Татар теле методикасы. К., 1954.

Әдәбият

Рамазанова Д. Татар телен укытуны фәнни-методик нигезгә салган галим // Фәнни Татарстан. 2004. № 1/2; 

Сагитов М.А. М.А.Фазлуллин // Советская тюркология. 1983. № 6; 

Шарафутдинов З.Г. История педагогики Татарстана. К., 1998.