Биографиясе

1903 елның 12 гыйнвары, Николаев шәһәре — 1986 елның 20 октябре, Казан.

1921 елда Мәскәү сәнәгать-икътисад институтын тәмамлый.

1924–1942 елларда СССР Финанс халык комиссариатында, 1938 елга кадәр Фәнни-тикшеренү институтында белгеч, сектор башлыгы урынбасары, 1938–1942 елларда фәнни хезмәткәр.

1942 елда Казанга эвакуацияләнә, Казан финанс-икътисад институтында финанс кафедрасы мөдире, 1978 елдан кафедра профессоры; бер үк вакытта ТАССР Финанс министрлыгының фәнни консультанты.

Хезмәтләре халык хуҗалыгының финанс балансына һәм предприятиеләрнең финанс-кредит эшчәнлеген планлаштыруга карый.

Хезмәтләре 

Вопросы методологии и структуры единого финансового плана. М., 1932;

Вопросы финансового баланса народного хозяйства. М., 1963.