Биографиясе

1927 елның 22 декабре, хәзер Пенза өлкәсе, Неверкин районы Кунчерово авылы –  2006 елның 6 ноябре.

Ленинград артиллерия училищесен (1947), Пенза педагогия институтын (1958), Пенза югары артиллерия инженерлар училищесен (1963), К.Е.Ворошилов исемендәге СССР Кораллы Көчләре Генштабы Хәрби академиясен (Мәскәү, 1980) тәмамлый.

1947 елдан Германиядәге Совет гаскәрләре төркемендә, 1950 елдан Белоруссия, 1953 елдан Идел буе хәрби округларында хезмәт итә.

1963 елдан Ерак Көнчыгыш хәрби округында, ракеталар берләшмәсе баш инженеры (1966 елдан), округның ракета-артиллерия көчләре идарәсендә ракеталар бүлеге башлыгы (1969 елдан).

1972 елдан Германиядәге Совет гаскәрләре төркемендә ракета-артиллерия көчләре идарәсе башлыгы урынбасары.

1975–1979 елларда Кораллар идарәсе башлыгы, 1980–1989 елларда Ленинград хәрби округы гаскәрләре командующие урынбасары.

Кызыл Йолдыз, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000.