Тарихы

Авылга 1690 елларда чуашлар нигез сала.

XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (элекке ясаклы һәм казна крәстияннәре, руслар һәм чукындырылган чуашлар) катлавына керә. Халкы күбесенчә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

1882 елда авылда земство училищесе ачыла. 1886 елда крәстияннәр Т. һәм Ф. Рогожкиннар иганәсенә бер класс һәм укытучы бүлмәсе булган йорт төзелә. Училищенең беренче попечителе – җир биләүче С.С.Толстой, кануннар укытучысы – Яңа Спас авылы рухание Н.В.Иевлев, укытучысы – М.В.Агатицкий. 30 ир бала, 10 кыз бала укый, шул исәптән чуашлар. Шулай ук Зотеевка авылыннан 20 ир бала һәм 5 кыз бала укый.

Әүвәл авыл Яңа Спас авылы приходына карый. 1902 елда Петербург сәүдәгәре Н.Н.Белов акчасына Чернигов кенәзе изге Никола хөрмәтенә агач чиркәү төзелә (1908 елда яна). 1911 елда иминият акчасына һәм приход кешеләре иганәсенә яңа агач храм төзелә (1939 елда ябыла, соңрак сүтелә).

ХХ йөз башында авылда 2 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 1042 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Лаеш өязе Алексеевск волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Лаеш, 1921–1922 еллардан Чистай кантоннарында.

1930 елның 10 августыннан – Алексеевск, 1963 елның 1 февраленнән – Чистай, 1964 елның 4 мартыннан Алексеевск районнарында.

Хәзер Алексеевск шәһәр җирлегенә керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «Бишьеллык» колхозы оештырыла (1950 еллардан «Кызыл Шәрекъ» совхозы бүлекчәсе, 1998–2004 елларда «Алексеевск» авыл хуҗалыгы кооперативы).

Халкы күбесенчә кырчылык, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәдәният

Авыл янында Идел буе Болгар дәүләте чорына караган 3 археология объекты – Казаклар (Сабакай) авыллыклары табыла.

Халык саны

1782 елда – 61 ир заты;
1859 елда – 872,
1897 елда – 661,
1908 елда – 938,
1920 елда – 896,
1926 елда – 725,
1938 елда – 528,
1949 елда – 306,
1958 елда – 280,
1970 елда – 173,
1989 елда – 93,
2002 елда – 84,
2010 елда – 55,
2015 елда – 62 кеше (руслар).