Биографиясе

1413 ел, Венеция шәһәре – 1494 ел, шунда ук.

1436 елда Венециянең Азов диңгезе буендагы колониясенә – Тана (Азак) шәһәренә килә һәм анда 16 ел яши; Кара диңгезнең төньяк яр буйларында һәм Кавказда була, сәүдә эшләре белән шөгальләнә. Венеция республикасы хакимлеге кушуы буенча Алтын Урда ханнары белән элемтә урнаштыра, татарларның тормыш-көнкүрешен, гореф-гадәтләрен өйрәнә.

1452 елда Венециягә кайта, дәүләт оешмаларында эшли. 1463 елда Венеция республикасының Далмация белән Албаниядәге рәсми вәкиле. Далмациянең диңгез буе хәрби сагын оештыра, Албания хөкүмәте башлыгы Георгий Скандербекка төрекләр һөҗүменә каршы көрәштә булышлык итә.

1469 елда Төркия белән дипломатик сөйләшүләр алып бару өчен Венециягә чакырып кайтарыла. 1473 елда Төркиягә каршы уртак килешү төзү нияте белән Тигр елгасының югары агымындагы Ак Коюнлы төрки-угызлар дәүләте башлыгы Озын Хәсән карамагына зур илчелек белән бара. Ләкин уңышка ирешә алмый. Венециягә кире кайтканда 1479 елда Мәскәүдә була.

1482–1785 елларда Ровиго шәһәре башлыгы, Венеция республикасының сенат әгъзасы. Үзенең Көнчыгыш илләрендә күргән-белгәннәре турында кыскача язып калдыра. Анда Алтын Урдада барган тәхет өчен көрәш, Мәскәү белән Казан мөнәсәбәтләре, Кара диңгезнең төньяк тарафларындагы Төркия сәясәте һ.б. чагылыш таба. Идел буе татарлары белән Төньяк Кавказда яшәүче нугайларның тормыш-көнкүреше, мәдәнияте, хәрби әзерлеге дә тасвирлана.

Хезмәтләре

Viaggi fatti de Vinetia alla Tana, in Persia...., publ. da A.Manuzio. Venezia.

Әдәбият

Барбаро и Контарини о России // Комментраии и перевод Е.И.Скржынской. Л., 1971.

Автор – И.Л.Измайлов