Евразия сулыкларында киң таралган. ТР территориясендә сусаклагыч, күлләр һәм елгаларда очрый.

Озынлыгы 15-30 см, авырлыгы, гадәттә, 150-400г. Сусаклагычларда 50 см га кадәр озынлыктагы, 1 кг га кадәр авырлыктагы төрләре очрый. Гәүдәсе ян-яктан кысынкы. Анда җирән-сары яки яшькелтрәк төстәге 5-9 аркылы сызык аерылып тора. Саңак каплавычлары нык чәнечкеле. Пар йөзгечләре һәм күзе кызыл төстә. Ата балыкның җенси җитлегү чоры – 2, сирәгрәк – 3, ә ана балыкларныкы 3-6 яшьтә була. Уылдыгын язын берьюлы, куаклар тирәсенә чәчә, уылдык бөртекләре, ябышып, челтәр рәвешен ала. Үрчемлелеге – 10-200 мең уылдык бөртеге. Яшь алабугалар – планктон, зурлары вак балык (чабак, җилем балык, өсләч) белән туклана.

Гади алабуга