Биографиясе

1948 елның 12 июле, Куйбышев өлкәсенең Клявлинский районы Балахановка авылы — 2022 елның 12 апреле, Әлмәт шәһәре.

Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын тәмамлый (1972).

1966 елдан (бүленеп) «Татнефть» АҖдә: «Татбурнефть» трестында бораулаучы ярдәмчесе (1969 елга кадәр), өлкән механик, җитештерүдә хезмәт күрсәтү базасы башлыгы урынбасары, башлыгы.

Лениногорск бораулау эшләре идарәсендә партком секретаре, Лениногорск пластларның нефть бирүчәнлеге һәм скважиналарны капиталь ремонтлау идарәсе башлыгы (1983–1985), АҖнең генераль директоры урынбасары (1987 елдан).

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы бар.

Бүләкләре

Дәүләт бүләге экологик чиста технологияләрне эшләүдә һәм гамәлгә кертүдә, тузган вакланмаган шиннарны утильләштерү өчен комплекслы-модульле җайланмаларны сәнәгатьтә җитештерүне оештыруда катнашканы өчен бирелә.

Халыклар дуслыгы ордены, ТРның Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Автор  —  Г.Я.Мәүлетова