Биографиясе

1952 елның 2 гыйнварында Казан шәһәрендә туган.

Казан төзелеш инженерлары институтын тәмамлаганнан соң, төбәк «Союзспортпроект»ның Казан остаханәсендә өлкән архитектор булып эшли (1974–1976).

1976 елдан Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 2001 елдан Тарих институтында, бер үк вакытта 1995 елдан Татар энциклопедиясе институтында эшли, Казан мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры (2001).

Тикшеренүләрнең төп юнәлешләре: ХХ йөз Татарстан монументаль бизәлеш һәм гамәли бизәлеш сәнгате; урта гасырлар һәм XVIII йөз – XX йөз башы татар бизәлеш сәнгате тарихы; Идел һәм Урал буе татарларының зәркән сәнгате; хәзерге заман татар рәссамнары иҗатында милли традицияләрнең дәвамы; Татарстан төбәкләрендә һәм аннан читтә татар халык сәнгате.

Татар сәнгате тарихы буенча чит илләрдә дөнья күргән хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Монументально-декоративное искусство Советской Татарии. Казань, 1984.

Декоративно-прикладное искусство казанских татар. М., 1990 (автордаш).

Из истории изобразительного искусства // Культура и искусство родного края: В 2 кнхига. Казань, 1993–1994.

Декоративное искусство Татарстана (1920-е – 1990-е гг.) Казань, 1995.

Искусство керамики Татарстана. Художник Б.Шубин. Казань, 1999.

Древнее искусство Татарстана. Казань, 2002 (автордаш).

The Islamiс Culturе of the Middle Volga region: roots and perspectives // Tatarstan: past and present. L., 1992.

Tatar Art and Culture at the Cressreads of Civilization // The Turkie Speaking Peopees. 2000 years of Art and Culture from Ynner Asia to Balkans. Munich, 2006.

Әдәбият

Мәхәббәт һәм матурлык кушылмасы // Идел. 1998. № 11.

Күренекле шәхесләребез // Мирас. 1999. № 3.

Уметь расставить приоритеты // Идель. 1998. № 11.

Автор – М.Е.Ильина