- РУС
- ТАТ
Архитектор, Татарстанның атказанган архитекторы (1996)
1941 елның 18 маенда Свердловск шшәһәрендә туган.
Казан төзелеш инженерлары институтын тәмамлаганнан соң (1964), «Гипрокаучук» институтының Уфа филиалында архитектор булып эшли.
1966–1987 елларда – «Гипронииавиапром» институтының Казан бүлегендә архитектор, өлкән архитектор. 1988 елдан – «Казан Промстройпроект» институтында баш архитектор.
Татарстан Архитекторлар берлеге әгъзасы (1977).
Белостоцкая проектлары белән Казан техник университетының 7 нче уку бинасы (1980), Казан моторлар төзү берләшмәсенең җитештерү һәм административ биналары (1983), «Казан Промстройпроект» институты бинасы (1997), Татарстан Республикасы Президенты аппаратының вәкилләр кабул итү бинасы (1999), торак йортлар һ.б. объектлар төзелә.
Белостоцкая шулай ук Казанда вертолет, оптика-механика, медицина инструментлары, авиация җитештерү берләшмәләрендә, Саратов авиация заводында, Салават, Менделеев, Чистай, Яшел Үзән шәһәрләрендәге күп кенә җитештерү корпуслары проектларының авторы.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.