Биографиясе

1923 елның 27 феврале, Арча кантоны Самосырово авылы — 1985 елның 23 декабре, Казан.

Казанда кирпеч заводында газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли.

1943 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 379 нчы укчы дивизиянең 1257 нче укчы полкы укчы отделение командиры (6 нчы гвардия һәм 3 нче удар армияләр), 245 нче укчы дивизиянең 901 нче укчы полкы разведчигы (59 нчы армия). 2 нче Балтыйк буе һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Невель (1943) һәм Варшава-Познань (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша.

1944 елның 19 гыйнварында мөһим биеклек (Невель районы) өчен барган сугышта (дошман уты астында вестовой сыйфатында пехота белән батальон командиры арасында даими элемтә тота; сугышның хәлиткеч мизгелендә, пулемёты белән алга ыргылып, дошманның 5 солдатын юк итә). 1944 елның 15 июлендә Янчево (Псков өлкәсе Себеж районы) авылы янындагы сугышта (автоматтан дистәләгән солдат һәм офицерны атып үтерә, мотоциклистны әсир төшереп, пулемётын ала). 1945 елның 5 мартында Козель шәһәреннән (Польша) көньяктарак разведка операциясендә (эзләү төркеме составында дошман ягына үтеп, 5 солдатны юк итә, берсен әсир ала) батырлык күрсәтә.

1945 елда демобилизацияләнә.

Казанда икмәк заводында газ белән эретеп ябыштыручы булып эшли.

Бүләкләре

1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Кавалеры ордена Славы трёх степеней: Краткий биогр. словарь. М., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин