- РУС
- ТАТ
әдип, нашир
1769–1819 елдан соң.
Казан губернасы алпавыты, Казан губернасы идарәсе советнигы улы.
Казан югары расправа учреждениесендә җинаять эшләрен алып баруны күзәтүче (1786–1993 еллар, авыру сәбәпле аннан китә), Казан җинаять эшләре мәхкәмәсе палатасында утырышчы (1805 ел), Казан губернасы ландмилициясенең Тәтеш өязе буенча пятисотенные (1806 ел), Казан гражданлык эшләре мәхкәмәсе палатасында утырышчы (1810–1819 еллар), губерна идарәсе басмаханәсе (Казандагы беренче рус басмаханәсе) хуҗасы (1807 ел) була.
Казан масоны С.А.Москотильниковның якын танышы.
Финляндия икътисад һәм Харьков филотехника җәмгыятьләре әгъзасы, император Ирекле икътисад җәмгыяте мөхбир әгъзасы.
Бу җәмгыять алпавыт хуҗалыгын төрле яктан камилләштергәне өчен Д.Н. Зиновьевны 3 тапкыр алтын медаль белән бүләкли.
1818 елда җәмгыять, карап-тикшереп чыгу максатында, Казан университетына Д.Н. Зиновьевның «Казан губернасының хуҗалык тасвирламасы» («Хозяйственное описание Казанской губернии») хезмәтен тәкъдим итә, кайбер җитешсезлекләрне төзәтү өчен ул авторына кире кайтарыла, әмма хезмәтнең аннан соңгы язмышы билгесез.
1809 елда Казан халык училищесы директоры вазифасын алырга өмет итә, әмма Казан уку-укыту округы башлыгы С.Я.Румовский аның дәгъвасын кире кага.
1812 елгы зур янгын вакытында, гомерен куркыныч астына куеп, башка чиновниклар белән бергәләп Табиблар идарәсе, Җәмәгать тәрбиясе приказы, губерна идарәсе, Җинаять һәм Гражданлык эшләре палатасы архивларының бер өлешен коткаруда катнаша.
Д.Н. Зиновьев «Казан каласы һәм аның өязенең топографик тасвирламасы» («Топографическое описание города Казани и его уезда». Москва, 1788) хезмәтен бастырып чыгара. Бу хезмәтен ул үзенең күзәтүләренә һәм Казан архивлары мәгълүматларына, башлыча, П.И.Рычковның «Борынгы һәм урта заман Казан тарихы тәҗрибәсе» («Опыт казанской истории древних и средних времён». СПб., 1767), «Оренбург губернасы топографиясе» («Топография Оренбургской губернии». СПб., 1762. Ч. 1-2) исемле хезмәтләренә һәм А.И.Лызловның «Скифлар тарихы» («Скифская история». СПб., 1776; 2-е изд., 1787) хезмәтенә таянып яза. Әлеге хезмәт бүгенге көндә дә кыйммәтен югалтмаган.
Д.Н. Зиновьев шулай ук «Тантана итүче яхшылык иясе, яисә Язмыш тарафыннан куылган Сәлим тормышы һәм маҗаралары» («Торжествующая добродетель, или Жизнь и приключения гонимого фортуной Селима». Москва, 1789; 2 изд., 1791) исемле маҗаралы роман да иҗат итә. «Прохладные часы» журналында хезмәттәшлек итә, анда ул «Кенәз П.С. Мещерскийга мактау сүзе»н («Похвальное слово [...] князю П.С.Мещерскому», ч. 2, 1793) бастыра.
Д.Н. Зиновьевның икенче бер әсәрен – «Михельсон Казанда булган баш күтәрүдә» («Михельсон в бывшее в Казани возмущение». М., 1807) исемле хезмәтен А.С.Пушкин «Пугачёв фетнәсе тарихы» («История Пугачёвского бунта». СПб., 1834) әсәрендә файдалана.
Д.Н. Зиновьевның әлеге хезмәтендә Пугачёв заманы шаһитларының хикәяләре (башлыча, Казандагы Спас-Преображение монастыре архимандриты Платон Любарскийның тарихчы Н.Н.Бантыш-Каменскийга язган хатыннан өземтә) китерелә.
Казанда Д.Н. Зиновьев губерна басмаханәсендә басылган тәүге китапларның берсен – «Французлар белән сугыш уңаеннан чаң кагу» («Набат по случаю войны с французами», 1807) исемле патриотик памфлетын нәшер итә.
1811 елның апреленнән Казанда беренче газета – «Казанские известия»не чыгара, анда ул Зөя каласының кайда урнашуы, алпавыт хуҗалыгын камилләштерү турындагы һәм башка мәкаләләрен бастыра.
1811 елның августыннан (19 нчы саннан) газета Казан университеты каршында нәшер ителә башлый, ә Д.Н. Зиновьев дин әһелләрен ихтирам итмичә язганы һәм «иҗек һәм тел» хаталары җибәргәне өчен эштән алына (чыннан да, университет тарихчысы профессор Н.Н.Булич Д.Н. Зиновьевның «шактый хаталы» язылган хатларын укыган).
Алдагы саннарда (1818 елга кадәр) Д.Н. Зиновьев тарих, статистика, хуҗалык эшчәнлеге, сәнәгать, медицина һәм башка өлкәләргә караган мәкаләләр, шул исәптән шәһәрнең урнашуы һәм тышкы күренеше турында «Казан язмалары»н («Казанские записки») бастыра.
Патриотические анекдоты // Казан. изв. 1815. № 79;
Загоскин Н.П. История Императорского Казанского университета (1804-1904). Казань, 1903. Т. 2, ч.1;
Булич Н.Н. Из первых лет Казанского университета: 1805-1819. СПб., 1904. Ч. 1;
Куранов К.Н. Универсализм Дмитрия Зиновьева, первого Казанского журналиста // Мастерство очеркиста. Казань, 1970. Вып. 1;
Словарь русских писателей XVIII века. Ленинград, 1988. Вып. 1;
Казанское дворянство 1785-1917 гг.: Генеалог. словарь. Казань, 2001.
Автор – И.А.Новицкая
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.