Биографиясе

1882 ел, Мәскәү — 1932 ел, Алма-Ата.

Германиядә белем ала (Галле шәһәре).

1911–1920 елларда Казан губернасы авыл хуҗалыгы ведомствосында эшли. 1920–1930 елларда Казан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясенең селекция бүлегендә җитәкче, бер үк вакытта ТАССР Игенчелек халык комиссариатының орлыкчылык бүлеге башлыгы.

Н.И.Вавилов, А.В.Чаянов, Н.Д.Кондратьев эшен дәвам итә.

1920–1926 елларда Татарстанның һәр агротуфраклы районы өчен культуралар буенча чагыштырма таблицалар һәм карталар төзи.

Хезмәтләре крәстиян хуҗалыклары икътисады, базар мөнәсәбәтләре, орлыкчылык һәм кооперация мәсьәләләренә карый.

Көзге арыш, бодай селекциясе белән шөгыльләнә.

Тарының «Казан 506» сорты авторы.

Репрессияләнә; үлгәннән соң аклана.

Хезмәтләре                                 

Восстановление сельского хозяйства Татреспублики и перспективы на будущее // Труд и хозяйство. 1924. № 12; 

Пути к поднятию производительности полеводства в Татреспублике // Труд и хозяйство. 1925. № 1; 

К вопросу о расслоении крестьянства в Татреспублике // Труд и хозяйство. 1926. № 4; 

Материалы по вопросам об оскуднении сельского хозяйства Татреспублики. К., 1928.

Автор — Р.Ә.Әсретдинова