- РУС
- ТАТ
химик-технолог, химия фәннәре докторы (1978), профессор (1988), ТРның атказанган фән эшлеклесе (2000), ТАССРның атказанган уйлап табучысы (1984)
1936 елның 21 сентябрендә Алабуга шәһәрендә туа.
1959 елда Казан химия-технология институтын тәмамлагач, Полимер материаллар фәнни-тикшеренү институтында (Пермь шәһәрендә) эшли.
1971–1982 елларда Казан химия продуктлары фәнни-тикшеренү институтында лаборатория башлыгы.
1982 елдан Казан технология университетында, 1986 елга кадәр азотлы органик кушылмалар химиясе һәм технологиясе кафедрасы мөдире. Хезмәтләре энергиягә туендырылган күп азотлы органик кушылмалар, актив өслекле матдәләр, коррозия ингибиторлары химиясе һәм технологиясенә карый.
А.Н.Гафаров гидразиннар, аминнар, нитраминнарның реакциягә керү сәләтләрен тикшерә.
Формальдегид гидразоннарын аминометиллаштыру һәм дегидродимеризацияләү, аминнарны азидометиллаштыру, нитраминнарны хлорметиллаштыру реакцияләрен ача.
Нитразополиэфирлар, нитраминлы пластификаторлар, югары алкандиолларның натрий сульфатларын, коррозия ингибиторларын табу технологияләрен эшли.
Энергиягә туендырылган составлар пластификаторлары, синтетик юу чаралары өчен актив өслекле матдәләр, нефть чыгару җиһазлары өчен коррозия ингибиторлары җитештерүгә кертелә.
Дегидродимеризация диалкилгидразонов формальдегида // Журн. органической химии. 1970. Т. 6;
Винилнитрамины // Журн. органической химии. 1973. Т. 9 (автордаш);
Алифатические нитраминоспирты и их производные // Изв. РАН. Сер. хим. 2009. № 10 (автордаш);
Азидоводород в реакции Манниха // шунда ук.
Профессора, доктора наук. Политехнический институт - КХТИ-КХТУ (1919-2000): Краткий биогр. справ. Казань, 2000.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.