Административ-территориаль буйсынуы

Авылга 1920 елларда нигез салына.

Нигез салынган көннән ТАССРның Буа кантонының Буа волосте составында. 1930 елның 10 августыннан Буа районында.

Хәзер Адав-Толымбай авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елларда авылда «КИМ» колхозы оештырыла, 1950 елларда – «Победитель» колхозы (Ивашевка авылы), 1958 елда Коминтерн исемендәге колхоз (Адав-Толымбай авылы) составына керә.

Халкы кырчылык белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1995 елга кадәр – авылда башлангыч мәктәп, 1999 елга кадәр клуб эшли. Фельдшер-акушерлык пункты, «Нәзыйф» мәчете (1999 елдан) бар.

Халык саны

1926 елда – 110,
1938 елда – 249,
1949 елда – 215,
1958 елда – 202,
1970 елда – 304,
1979 елда – 196,
1989 елда – 87,
2002 елда – 50,
2010 елда – 38,
2015 елда – 22 кеше (татарлар).