Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм. 1550 еллардан – рус авылы. Революциягә кадәрге чыганакларда Воздвиженское исеме белән билгеле.

1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крәстияннәре (авылның беренче хуҗаларыннан кенәз А.И.Катырев-Ростовский, XVII йөздә алпавыт Г.Есипов була) катлавына керә. Халкының төп шөгыле – кырчылык, терлекчелек.

1861елда авылда беренче агач чиркәү (1903 елда сүтелә) төзелә. 1890–1903 елларда Зөя сәүдәгәре Ф.Т.Каменев (100 мең сум бүлеп бирә), Алабуга сәүдәгәре И.И.Стахеев, алпавыт Васильевлар, җирле крәстиян Ф.Емельянов (30 мең кирпеч әзерли), шулай ук приход кешеләре акчасына Казан архитекторы П.Е.Аникин проекты буенча Крестовоздвижение чиркәве (псевдорус стилендә дини архитектура истәлеге, өлешчә сакланган) төзелә.

1869–1870 елларда чиркәү-приход мәктәбе ачыла, 1871 елда ул земство мәктәбе итеп үзгәртелә. Алпавыт, Казан университеты профессоры А.В.Васильев акчасына махсус салынган йортта урнаша (1875 елда – 27 ир бала һәм 6 кыз бала, 1890 елда – 35 ир бала һәм 10 кыз бала, 1900 елда 18 ир бала һәм 10 кыз бала укый).

1901 елда Халык мәгарифе министрлыгының катнаш ике сыйныфлы мәктәбе ачыла (1902 елда – 30 ир бала һәм 15 кыз бала, 1910 елда 54 ир бала һәм 15 кыз бала укый).

XX йөз башында авылда җил тегермәне, 3 вак-төякләр кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 836 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Зөя өязе Клянчино волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Зөя кантонында.

1927 елның 14 февраленнән – Зөя, 1931 елның 20 октябреннән – Югары Ослан, 1963 елның 1 февраленнән – Зеленодольск, 1965 елның 12 гыйнварыннан Югары Ослан районында.

Хәзер Борнаш авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда “Просвет” колхозы оештырыла, 1957 елдан – “Кураловский” совхозы (Куралово авылы), 1979 елдан “Новая жизнь” совхозы (Татар Борнашы авылы) составында. 1995–2005 елларда Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсенең ярдәмче хуҗалыгы.

Авылда очучысыз очу аппаратларын эшләүче һәм җитештерүче “ЭНИКС” ябык акционерлык җәмгыяте базасы урнашкан.

Мәдәният

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I һәм II Каинки табылдыклары (бронза гасыр һәм неолит дәверенең Казан яны культурасы).

Авылда яшәгән күренекле кешеләр

А.В.Васильев (1853–1929) – математик, җәмәгать эшлеклесе;

В.П.Васильев (1818–1900, Крестовоздвижение чиркәве коймасы эчендә җирләнгән) – шәркыятьче, Петербург Фәннәр академиясе академигы (1886 ел);

А.Ф.Керенский (1881–1970) – дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе, (1904 елның язы-көзендә авылда була, Каинки алпавыты В.П.Васильевның туганнан туган сеңелесе О.Л.Барановская белән җирле чиркәүдә никахлашкан);

И.М.Симонов (1794–1855) – астроном, Казан университеты ректоры (1846–1854 елларда).

Халык саны

1646 елда – 44,
1782 елда – 115 ир-ат;
1859 елда – 491,
1897 елда – 697,
1908 елда – 758,
1920 елда – 735,
1926 елда – 719,
1938 елда – 526,
1949 елда – 394,
1958 елда – 405,
1970 елда – 289,
1979 елда – 208,
1989 елда – 73,
2002 елда – 78,
2010 елда – 50,
2017 елда – 39 кеше (руслар).