Административ-территориаль буйсынуы

1920 еллар уртасында нигезләнә. Беренче исеме – Трудовые Уряклы, соңрак “Прикамский” совхозының икенче фермасы поселогы, 1966 елның 21 июленнән хәзерге исемен йөртә.

Нигезләнгән вакытыннан авыл ТАССРның Чистай кантоны Шәңгәлче волостена керә. 1930 елның 10 августыннан – Ширәмәт, 1963 елның 1 февраленнән – Чаллы, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Түбән Кама районында.

Хәзер – Майская Горка авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда поселокта колхоз оештырыла. 1957 елдан “Прикамский” совхозында (үзәк утары – Ширәмәт авылы), 1969–1982 елларда нәселле терлек үрчетү совхозы, 1978 елдан поселок “Трудовой” совхозы үзәк утары (хужалыкка шулай ук Выгороженный Ключ, Майская Горка авыллары керә).

1996 елдан “Трудовой” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2004 елдан “Трудовой” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы эшли. 2005 елдан “Бәхетле-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, 2018 елдан “Орсис-Агро” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Халкы башлыча үсемлекчелек, ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1930 еллар башында поселокта башлангыч мәктәп ачыла, 1967 елда сигезьеллык (1967 һәм 1977 елларда яңа бина төзелә), 1984 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1967 елда туган якны өйрәнү музее оештырыла.

Мәдәният йорты (1969 елда яңа бина төзелә, 1991 елда яна, 2002 елда яңа бина салына), китапханә (1969–1991 елларда мәдәният йорты бинасында, 1991 елдан мәдәният-спорт комплексы бинасында, 2002 елда мәдәният йорты бинасында), балалар бакчасы (1985 елдан), кәшәнә (2015 елдан) бар.

Халык саны

1938 елда – 236,
1949 елда – 573,
1958 елда – 804,
1970 елда – 554,
1979 елда – 540,
1989 елда – 713,
2002 елда – 627,
2010 елда – 590,
2022 елда – 504 кеше (татарлар – 65%, руслар – 27%).