Биографиясе

1957 елның 23 маенда Куйбышев өлкәсенең Шонталы районы Татар Абдекәе авылында туган.

«Динамо» физкультура-спорт җәмгыятендә тәрбияләнә (Самара шәһәре). Авыр үлчәүдә Европа (1983, 1985), СССР (1988) чемпионы, Игелекле уеннарда (1986), «Дружба-84» һ.б. халыкара ярышларда җиңүче, Европа чемпионатында (1984) көмеш, дөнья чемпионатында (1985) бронза медальләр ала.

1970 елдан Самара шәһәрендә яши.

Бүләкләре

«Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә (1984).