- РУС
- ТАТ
(АО), барлык нокталары өчен бердәм кәкрелек үзәге булмаган бер яки берничә өслекле оптик элементлар (линзалар, көзгеләр)
Күпчелек очракларда АОда күчәр симметрияле асферик әйләнү өслекләре яки андый өслекләрнең күчәрдән читтәге фрагментлары файдаланыла. Аерым очракларда, мәсәлән, катлаулы фәзаи сурәтләр формалаштырганда яки эшкәрткәндә, симметрия күчәре һәм яссылыгы булмаган өслекләр дә (даими булмаган өслекләр) кулланыла.
АО элементларының асферик өслекләре элементлары кәкрелеген оптик системаның таләп ителгән сыйфатламаларына карап үзгәртергә мөмкин, шуңа күрә АОның коррекцияләү (төзәтү) мөмкинлекләре сферик оптиканыкыннан күпкә югары. АО куллану чагыштырма тишемне, күрү почмагы кырын арттырырга, оптик элементлар санын киметә һәм оптик системаның үлчәмнәрен кечерәйтә барып, сурәтнең сыйфатын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Барлык сферик өслекләрне асфериклар белән алыштырганда иң зур нәтиҗәгә ирешелә, әмма АО эшләп чыгару, технол. һәм үлчәү җайланмаларының мөмкинлекләре чикле булу сәбәпле, катлаулы эш санала. Компьютерлар техникасын кулланып, беренчел сферик әзерләнмәдән материалны алып ташлауга (ерагайтуга) нигезләнгән алымнарның перспективасы зур.
СССРда АО җитештерү технологияләре өлкәсендәге эшләр 1950 елларда башлана. Татарстанда Ленинград оптика институтының Казан филиалы составында (кара Гамәли оптика институты) асферик оптика лабораториясе оештырыла (1959), 1960 еллар ахырына ул тармакта әйдәп баручы оешмага әверелә. Институт галимнәре (О.Г.Карлин, В.Г.Кукс, А.Г.Хөснетдинов һ.б.) тарафыннан асферик өслекләрне хисаплау техникасы куллануга нигезләнеп эшкәртүнең оригиналь алымнары тәкъдим ителә, Казан һәм Азовск оптика-механика заводларында, Новосибирск приборлар төзү заводында, «Арсенал» заводында (Киев шәһәре) һ.б. предприятиеләрдә гамәлгә кертелгән җиһазлар эшләнә. Институтта асферик оптик детальләр (20 дән 600 мм га кадәр диаметрлы) җитештерү үзләштерелә, алар инфракызыл объективларда, спектраль, телескопик (мәсәлән, космик техника өчен), тепловизион приборларда (шул исәптән Хәрби диңгез флоты өчен «Дрофа» «Снегирь» һәм танкларга каршы «Метис-М» ракета комплексларында) кулланыла; прецизион детальләр әзерләү өчен асфериклаштыруның яңа алымнары эшләнә. Асферик элементлар Германиягә, Словакиягә, Кытайга, Кореягә һ.б. чит илләргә чыгарыла.
Ландсберг Г.С. Оптика. М., 1971;
Сороко С.М. Основы голографии и когерентной оптики. М., 1971;
Кених С. Молекулярная нелинейная оптика. М., 1980;
Научно-производственное объединение «Государственный институт прикладной оптики» (1957–1997 гг.): В 2 ч. К., 1997;
Казанский оптико-механический завод. 1940–2000. К., 2000;
Мандель Л., Вольф Э. Оптическая когерентность и квантовая оптика. М., 2000.
Авторлар — В.М.Иванов, В.Г.Кукс
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.