Эчтәлек

Остеопластик операция, табан-балтыр буыны туберкулёзы һәм шешле аяк табаны очрагында табанны кисеп, табан һәм табан сөякләре белән балтыр сөякләренең аскы өлешен алып ташлаудан гыйбарәт.

Элек андый очракларда табан һәм балтыр ампутацияләнгән. Владимиров–Микулич операциясе авыруга табанның алгы өлешен сакларга мөмкинлек бирә. Владимиров–Микулич операциясе хирург В.Д.Владимировның докторлык диссертациясендә тасвирлана (Казан университеты, 1872), аның һәм И.Микулич (Германия, 1880) тарафыннан тәкъдим ителә.

Әдәбият

Большая медицинская энциклопедия. М., 1976. Т. 4.