Тарихы

Казан ханлыгы чорында нигез салына. Җирле риваятькә караганда, 1552 елдан соң, Идел елгасының сулъяк ярыннан күчеп утыручылар нигез сала, бер версия буенча, алар хәзерге Красновидово авылы тирәсенә, икенче версия буенча Бортас авылы тирәсенә һәм соңыннан хәзерге авыл урынына күчеп утыралар.

XVIII йөздә – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Халкының төп шөгыле – кырчылык һәм терлек асрау.

XIX йөз уртасында авылдан 21 гаилә Лаеш өязенең Мордва Чаллысы авылына күченә һәм Яңасала торак пунктына нигез сала.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда мәчет була (1929 елда ябыла).

XIX йөз – XX йөз башында авылда бертуган Г. һәм С. Сәбитовларның 2 зур кибете (тукыма, бакалея әйберләре, савыт-саба белән сәүдә итәләр, һәрберсенең еллык акча әйләнеше 2500 сум тәшкил итә), З.Миндубаевның галантерея кибете (еллык акча әйләнеше 1700 сум тәшкил итә ) эшли.

XX йөз башында монда шулай ук волость идарәсе урнаша; 2 мәчет (икенчесе 1864 елда ачыла, 1930 еллар башында ябыла), мәдрәсә, 11 җил тегермәне, ярма яргыч, йон тетү йорты, тимерче алачыгы, 9 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 2945,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Тәтеш өязе Олы Яңасала волосте үзәге була. 1920 елдан ТАССРның – Тәтеш, 1927 елдан Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кама Тамагы, 1963 елның 1 февраленнән – Тәтеш, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кама Тамагы районында.

Хәзер Яңасала авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда авылда «Яңа юл» колхозы оештырыла, 1944 елда аннан «Яшь көч» һәм «Үрнәк» колхозлары бүленеп чыга, 1950 елда «Парижская комунна» колхозы белән (Шәпкә авылы) «Яңа юл» колхозы (үзәк утары авылда урнаша) составына керә, 1994–2003 елларда «Яңа юл» күмәк предприятиесе, 2003–2006 елларда «Яңа юл» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Халкы «Бортас» агрофирмасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең «Яңасала» бүлекчәсендә башлыча авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2017 елга кадәр авылда башлангыч мәктәп эшли. Мәдәният йорты (1945 елдан), китапханә (1950 елдан) (башта элекке мәчет бинасында, 1971 елдан яңа бинада урнашалар), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1997 елдан) бар.

Мәдәният йорты каршында «Сәяр» театр коллективы эшли (1997 елдан).

Күренекле кешеләре

Ф.Х.Халиди (1850–1923 еллар) – драматург, татар мәгърифәтчесе, язучы.

Халык саны

1782 елда – 341 ир-ат;
1859 елда – 1308,
1884 елда – 1804,
1897 елда – 2077,
1908 елда – 2426,
1920 елда – 2354,
1926 елда – 1885,
1938 елда – 1137,
1958 елда – 704,
1989 елда – 382,
2002 елда – 343,
2010 елда – 332,
2017 елда – 273 кеше (татарлар).