1997 елның 25 сентябрендә оеша. Ачылуына беренче саны 1996 елның декабрендә дөнья күргән шул ук исемдәге газета нигез булып тора. Газетаның ТРда кризиска каршы идарәчелеккә багышланган китаплар, каталоглар, буклетлар, 1996 елның маеннан «Вестник Комитета РТ по делам о несостоятельности и финансовому оздоровлению» («ТРның Түләргә мөмкинлеге булмаганнар һәм финанс ягыннан сәламәтләндерү эшләре буенча комитеты хәбәрчесе») ведомство бюллетенен нәшер итә. «Кризис-менеджер китапханәсе» («Библиотека кризис-менеджера») китап сериясендә кризиска каршы идарә практикасы, предприятиеләрнең финанс хәлен ныгытучы норматив актлар, Россия законнары тарихы яктыртыла.

2000–2005 елларда 13 томлык «Финанс иминлеге формулалары» («Формулы финансового здоровья») дип аталган китаплар сериясе басыла (компакт-дискларда электрон версиясе дә бар).

Басма продукциядән тыш (китаплар, каталоглар, буклетлар һ.б.), нәшрият йорты телевидение продукциясе елларда («Вариант» һәм «Татарстан» Дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе телеканалында махсус программалар, тематик фильмнар һ.б.) җитештерә. «Бәллүр каләм» конкурсының «PR — ел проекты» (2001) номинациясендә лауреат исемен ала, ТРның арбитраж идарәчеләре гильдиясе дипломы белән бүләкләнә (2003).

Генераль директоры — Г.Ф.Морозова, баш мөхәррире — М.В.Агафонова.